Алабугада Екатерина II хөрмәтенә һәйкәл куелачак

Монумент ноябрь ае уртасында уртасында Спас соборы янында урнаштырылачак.  

1780 елда, 340 ел элек, Екатерина II Алабугага Вятка губернасының өяз шәһәре дигән статус бирә. Шәһәрдә яшәгән халыкның саны меңгә якын була. Соңрак императрица аз катлы төзелеш планын раслый. Әлеге план буенча йортлар геомтерик яктан дөресрәк итеп салына башлый. Шәһәрнең доминантасы - Спас соборы, ә үзәге Собор мәйданы була. 

Императрица Екатерина һәйкәлен Спас соборы янына урнаштырачаклар.

«Һәйкәл куюга акчалар хәйриячеләр инициативасы буенча Россия Дворяннар җыены тырышлыгы һәм битараф булмаган рәхмәтле шәһәрлеләр ярдәмендә җыела. Екатерина патшабикә һәйкәле  - шәһәргә үзенчәлекле бүләк», - дип, протоиерей Сергий Лепихинның сүзләрен китерә елабуга.рф рәсми порталы.

Фото: vk.com/onlineelabuga
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
1683
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру