«Алексеевск ягы спортчылары белән данлыклы»

ТАССРның 100 еллыгы флагы эстафетасын кабул итеп алган көнне районда яңа спорт мәйданчыгы ачылды.

30 июль көнне тантананы район башлыгы Сергей Демидов һәм Татарстан Республикасыннан Россия Федерациясе Федераль Җыенының Федерация Советы әгъзасы Олег Морозов алып барды.

Сергей Демидов Алексеевск муниципаль районы гербының тегелгән вариантын флагка беркетте.

«Бу спорт мәйданчыгы – районыбыз яшьләре һәм спортчылары өчен зур бүләк. Алесеевск ягы спортчылары белән данлыклы. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка рәхмәт. Республика программалары нәтиҗәсендә авыл территорияләре яши һәм үсә. Хөрмәтле спортчыларыбыз, район исемен спорт казанышлары белән данлавыгызны дәвам итегез. Сезгә һәм тренерларыгызга зур уңышлар юлдаш булсын!», - дип мөрәҗәгать итте якташларына Сергей Демидов.

«Без бала чакта мондый футбол кыры турында хыяллана гына ала идек. Сезгә чын күңелдән спортта яңа җиңүләр һәм казанышларга ирешүегезне телим!» - диде Олег Морозов.

Тантана алексеевскилыларга бүләкләр тапшыру белән дәвам итте.

Алексеевск муниципаль районы матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
73
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру