Алтын фондны тыңлар вакыт

«Татарстан авазы» интернет-радиостанциясен дөньяның теләсә кайсы илендә тыңлап була.

Март ахырында татар телендә беренче «Татарстан авазы» интернет-радиостанциясе үз тапшыруларын башланды. Ул «Татарстан» ДТРК алтын фондыннан атаклы татар җырчыларының архив язмаларын һәм тапшыруларын трансляцияли. Кичке 21.00 сәгатьтән төнге уникегә кадәр эфирда рус, мари, мордва, башкорт, чуаш, удмурт телләрендә җырлар яңгыраячак. Трансляцияләрне «Россия» ДТРК филиалы оештыра.

«Хәзер кешеләр безнең фондта булган иң яхшы җырларны, постановкаларны, композицияләрне тыңлый ала. Моңа ихтыяҗ булыр, дип уйлыйм», — диде «Татмедиа» Республика матбугат һәм гаммәви коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев. Аның сүзләренчә, үз-үзеңне изоляцияләү —мәдәни мирас турында күбрәк белү өчен менә дигән мөмкинлек.

«Татарстанда татар телендә радиоформатлар җитешмәве анык күренеп тора. Безгә яшьләр радиостанцияләре, мөһим мәсьәләләр турында фикер алыша торган, төрле темаларга аралашу-сөйләшүләрне күздә тоткан радиостанцияләр кирәк. Алда безнең эшләребез бик күп әле», — диде «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов.

«Татарстан авазы» радиостанциясе кушымтасын Google Play Market яки App Store аша смартфонга күчереп алырга мөмкин.

Источник фото

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
101
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру