«Ансат»ның ансат булмаган күтәрелеше
1999 елның 17 августында һавага күтәрелгән вертолет советлардан соңгы пространствода “нульдән” ясалган беренче шундый очкыч була.
«Ансат»ның беренче очышы Казанда оештырыла. Вертолетка очучы-сынаучы Виктор Русецкий утыра. Егерме минут дәвам иткән әлеге очыш Казан вертолет заводы һәм Татарстан өчен тарихи очышка әверелә. «Ансат» башкала конструкторлык бюроларында түгел, республикада, КВЗ конструкторлары тарафыннан уйлап табылган һәм җыелган беренче вертолет була. Җитмәсә, бу хәл катлаулы 90 нчы елларда – илебез самолет һәм вертолет төзелеше бернинди дә яңа эшләнмәләр турында уйлый да алмаган заманда башкарыла. Җиңел, күп максатлы вертолет базардагы буш урынны тутыру макстында эшләнә – элек мондый класстагы машиналарны көнбатыш фирмалары гына эшли иде.
Исеме “Ансат” булса да, аны серияләп җитештерүгә кертү юлы җиңел булмый. Илебез вертолетлары өчен революцион электродистанцияле идарә итү системасы беренче вакытларда камиллеге белән аерылып тормый, хәтта Көньяк Кореягә сатылган бер вертолет әлеге сәбәп аркасында һәлакәткә дә очрый.
Бүген исә вертолетның балачак авырулары артта калды. “Ансат”ларның кайберләре оборона ведомствосында – өйрәнү-тренировка максатларында кулланыла, икенчеләре, медицина җиһазлары урнаштырып, үзләрен менә дигән һава “ашыгыч ярдәме” буларак күрсәтә. «Вип-салон» һәм эзләү-коткару вертолеты, патруль, пассажир, йөк ташучы машиналар… - базарга чыгу мөмкинлекләре кебек үк, «Ансат»ны куллану даирәсе дә гаять киң.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз