«АНСАТ»та йогышлы авырулар боксы урнаштырачаклар

Росавиация сынау нәтиҗәләре буенча вертолётның моңа туры килә торган модификациясен раслады.

Бу турыда Һава транспорты буенча Федераль агентлыкның матбугат хезмәте хәбәр итте. Модификация вертолётның санитар авиациясе хаҗәтләре өчен файдалану мөмкинлекләрен шактыйга арттыра.

Ул «Ансат»ның типлаштырылган конструкциясе өчен COVID-19 авыруы китереп чыгарган инфекциянең таралуы белән көрәш максатларында эшләнде. Йогышлы авырулар бокслары белән җиһазландырылган вертолётлар куркыныч авыру шиге булган пациентларны күчереп йөртү өчен каралган.

«Ансат» вертолёты тибындагы сертификат «Казан вертолёт заводы» Гавами акционерлык җәмгыятенеке.

Фото ato.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
113
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру