Архивларда ниләр саклана

Казанда  «Татарстан шәһәрләре һәм районнары җитәкчеләре» дип аталган китапның  презентациясе узды.

ТАССРның 100 еллыгын билгеләп үтү кысаларында бастырылган өч томлык китапны бүген “Корстон” Кунакханә-сәүдә-күңел ачу үзгендә киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим иттеләр. Әлеге чарада Татарсатн Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров катнашты.

Китапта барлыгы 1124 шәхес – 1920 нче еллардан бүгенге көнгә кадәрге вакыт эчендә республика шәһәрләренең һәм районнарының барлык җитәкчеләренең язмышы турында мәгълүмат тупланган. Аларынң язмышы ил язмышы белән тыгыз бәйләнгән: күпләре репрессияләнгән һәм соңрак акланган,  Бөек Ватан сугышында катнашкан кешеләр дә күп – ТАССРдан дүрт беренче секретарь 1945 елда Мәскәүдә узган Җиңү парадында катнашкан шәхесләр.

Әсгать Сәфәров китап буенча эш ике ел дәвамында алып барылды, дип билгеләп үтте.  Бу вакыт эчендә илебезнең төрле төбәкләрендәге, шулай ук Беларусь Республикасында, Украинада һәм башка илләрдәге  архивларга йөзләгән запрос юлланган һәм җавап алынган.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов проектны эшләгән авторлар коллективына гаять зур эшләре өчен рәхмәтен белдерде һәм китапның электрон версиясен дә булдырырга тәкъдим итте. Ул шулай ук басманың фәнни җитәкчесе Индус Таһировка ТР Президентының Рәхмәт хатын тапшырды.

Белешмә:

Басма рус һәм татар телләрендә 1000 данә тираж белән чыкты. Китап китапханәләргә һәм музейларга җибәреләчәк.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
2172
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру