Август ахырында Алабугада 270  эш урыны булган күмәртәләп сату-бүлү үзәге ачылачак

Проектка салынган инвестицияләр күләме 1 млрд сумга якынны тәшкил итә. 

Алабугада республикада икенче X5 Retail Group күмәртәләп сату-бүлү үзәге төзелеше тәмамланды, дип хәбәр итә ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте. Объектның ачылышы август ахырына планлаштырылган.  

Үзәкнең мәйданы - 17 мең кв. метрдан артыграк. Предприятие штатында 270кә якын  эш урыны каралган. 

Проектка салынган инвестицияләрнең гомуми  күләме - 980 млн сум. Шуның 148 млн сумы – Моношәһәрләрне үстерү фондының инженер һәм транспорт инфраструктурасы төзелешенә билгеләнгән акчалары.Тагын 42 млн сумга якын акча Татарстан  бюджетыннан   газ, су, җылылык һәм электр белән тәэмин итү, калдык суларны чыгару челтәрләре, җылылык үзәге төзелешенә, автомобиль юлларын реконструкцияләүгә  бүлеп бирелгән.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
81
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру