Августта Татарстанның урам кинотеатрлары Бөтендөнья фестивале киноларын күрсәтәчәк

​​​​​​​Урам киносы Бөтендөнья фестивалендә тамашачылар үзләренә ошаган фильм өчен тавыш бирә алачак.

Моның өчен фонарь яки смартфонны кабызырга кирәк. Җиңүче фильмнарның режиссерлары грантлар алачак.  

 

Быел фестивальгә 6 ел була. 2019 елда ул 1085 шәһәрдә һәм торак пунктта узган иде. Ярты миллоннан артык тамашачы тавыш бирде. Иң яхшы фильм булып Никита Власовның “Болванка”сы танылды.

 

2020 елда Татарстанда фильмнарның күпчелеге августта күрсәтеләчәк.   

Афиша:

 

4 август:  Җәлил бистәсе, ял паркы

 

5 август: 

Әгерҗе шәһәре, «Яшьлек» скверы

Азнакай авылы,  Гаилә Паркы 

Арча шәһәре, «Казан Су» стадионы

Аксубай шәһәр тибындагы бистәсе, мәдәният паркы 

Базарлы Матак авылы, Үзәк парк 

Апас шәһәр тибындагы бистәсе, Үзәк парк 

олы Әтнә авылы, «Tyгaн як» паркы

Алексеевск шәһәр тибындагы бистәсе, Җәмигъ мәйданы 

Актаныш авылы, «Яшьлек» мәдәни үзәге каршындагы мәйдан

Баулы районы, Васькино-Туйрала авылы, Мәдәният йорты каршындагы мәйдан, кинотеатр

Балтач шәһәр тибындагы бистәсе,  «Сабантуй» ял паркы, Мәдәният үзәге мәйданы  

Буа шәһәре, Үзәк парк 

Югары Ослан шәһәр тибындагы бистәсе, мәдәният һәм ял паркы 

Алабуга шәһәре, «Иллюзион» кинотеатры каршындагы мәйдан

Зәй шәһәре, Р. Ш. Фәрдиев исемендәге мәдәният һәм ял паркы 

Яшел Үзән шәһәре, «Авангард» паркы; күл: «Ракушка» сәхнәсе

Кукмара шәһәре, Комсомол мәйданы 

Кама Тамагы шәһәр тибындагы бистәсе,Т. Миңнуллин исемендәге парк

Лаеш шәһәре, «Кама диңгезе»нең яр буе 

Лениногорск шәһәре, түбән күл 

Мамадыш шәһәре, «Яшьлек» скверы

Минзәлә шәһәре, Җиңү паркы 

Мөслим авылы, Район мәдәният йорты каршындагы мәйдан

Кама Аланы шәһәр тибындагы бистәсе, «Яшьләр» сквер

Яңа Чишмә авылы, Район мәдәният йорты каршындагы мәйдан

Питрәч авылы, Наратлык, мәйдан 

Нурлат шәһәре, Үзәк мәйдан 

Балык Бистәсе шәһәр тибындагы бистәсе, Үзәк мәйдан 

Сарман авылы, А.М. Залаков исемендәге ял паркы

Болгар шәһәреҮзәк парк 

Теләче авылы, Теләче елгасы ярындагы авансцена 

Чирмешән, Яшьләр мәйданы

Тәтеш, Үзәк парк 

Казан, Аксенов исемендәге сквер

 

1 августтан 10 августка кадәр (көннәре билгеләнә): 

Яр Чаллы, «Азатлык» мәйданы, «Эврика»  шәһәр мәдәният үзәге («Мәләкәс арты» микрорайоны), MБУK «Кызыл тау» мәдәният үзәге” муниципаль бюджет мәдәният учреждениесе (Чулман проспекты, 119 В) (ябык мәйданнар) 

Кама Тамагы, Тәмте авыл мәдәният йорты һәм Иске Казиле авыл клубы каршындагы мәйданнар (ябык мәйданнар)

Казан, В.И. Ленин исемендәге мәдәният-күңел ачу комплексы (ябык мәйдан)

 

6 август:  Бөгелмә районы, Карабаш шәһәр тибындагы бистәсе, Карабаш мәдәният йорты

8 август:  Әлмәт шәһәре, шәһәр пляжы

Бөгелмә шәһәре, мәдәният һәм ял паркы, Кызыл армия урамы Красноармейская

 

28 август:  Менделеевск шәһәре,  «Ушков утраулары» паркы

 

30 август:  Түбән Кама, Нефтехимиклар паркы

 

"Татаркино" матбугат хезмәтенең мәгълүматлары буенча

 

Фотода: "Болванка" фильмыннан кадр. Чыганак: novayagazeta.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
148
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру