«Ай, былбылым» бөтен илне таң калдырачак»

Динә Гарипова башкаруындагы моңлы татар җыры «Зөләйха күзләрен ача» фильмына саундтрек буларак яңгыраячак.

Бу турыдагы хәбәрне тамашачыларына җырчы үзе җиткерде. «Минем иң яраткан җырларымның берсе - «Ай, былбылым» Гүзәл Яхинаның «Зөләйха күзләрен ача» романы буенча шул ук исемдә төшерелгән сериалга саундтрек булачак. Җыр, командам (Радик Сәлимов, Jam records studio, Дмитрий Агафонов) белән берлектә, минем тарафатан бөтенләй яңа версиядә махсус #ЭТНО дип аталган татар альбомымны әзерләгәндә язылган иде. Фильмның премьерасы Россия 1 телеканалында көтелә», - дип яза Динә үзенең ВКонтактедагы битендә. Ә кичә, 1 апрельдә, үзенең ондайн концертында җырчы җырның тарихы турында сөйләде, яңа альбомын тамашачыларына тәкъдим итте һәм, әлбәттә, «Ай, былбылым» җырын җырлады - фильмда җыр ничек яңгыраячак, шундый рәвештә.

Сүз уңаеннан, теләге булганнар «Зөләйхага...» саундтрекны хәзер үк тыңлый ала: җырчы «Ай, былбылым» яңгыраган видеоны vk.com/dinagaripova адресы буенча үзенең ВКонтактедагы битенә урнаштырган.

Фото: «Россия 1» телеканалы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
104
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру