Азнакай байбагы Кызыл китаптан чыкты
Бүген, 2 февраль көнне, АКШта һәм Канадада байбак көнен билгеләп узалар: күрәзәче җәнлекләрне өннәреннән чыгаралар да, әгәр алар үзләренең күләгәләрен күрә икән (урамда кояшлы көн булса, бик мөмкин хәл), димәк, кыш тагын 6 атна дәвам итәчәк дигән сүз.
Татарстанда андый юк-бар өчен байбакларны борчып тормыйлар. Шуңа да симез, ягымлы һәм кызыксынучан байбаклар 2 февральдә тыныч кына йоклавын белә. Татарстанда алар өннәрен калкулык һәм тауларга тирән итеп казый. Байбакларның иң эре колонияләренең берсе (баш саны 11 меңгә якын) республиканың иң биек ноктасы – Азнакай районындагы Чатыр-тауда яши. Сабыр гына көтә белсәң, җәнлекләрнең тау битләвенә үлән ашарга, гүзәл манзара белән хозурланырга яки инде бер-берсе белән аралашырга чыкканнарын күзәтергә була. Мондый чакта байбаклар үзенә бер төре итеп сызгыралар. Сүз уңаеннан, тикшеренүчеләр әйтүенчә, байбаклар үзләренең якташларына гына шулай сызгыра. Американыкылар татарныкы сызгырганны... аңламый, ди.
Шулай да әлеге дуслык яратучан җәнлекләр һәрвакытта да иркен яшәмәгәннәр. Соңгы 100 елда гына да аларга берничә тапкыр юкка чыгу куркынычы яный. Беренче тапкыр – узган гасырның егерменче елларында. Ул вакытта байбаклар ачлыктан интеккән кешеләр өчен ризык була. 1986 елда җәнлекләр - РСФСРның, 1995 елда Татарстанның Кызыл китабына кертелә. Республикада дистә ел дәвамында аларны аулау тыела. Шушы арада байбакларның баш саны шулкадәр арта, хәтта ки аларны 2005 елда Кызыл китаптан төшереп калдыралар!
Тик менә 2005 елда Азнакай байбакларын күзәткән Казан университеты галимнәре тагын дистә елдан кире әйләнеп кайтсалар, Чатыр-тауда күргәннәре сөендерерлек булмый. “Быел тау битләүләрендәге байбак өннәре беркадәр арткан кебек күренсә дә, җәнлекләр үзләре бик аз очрады. Нибары 12 генә...”. – дип хәбәр итә алар. Дөрес, озакламый күзәтүләр тагын оештырыла. Байбаклар үлмәгән, ә... күчеп киткәннәр – Сабай һәм Уразай авыллары тирәсенә. Ыгы-зыгы да, тавыш та яратмый шул алар. Ә Чатыр-тау елдан-ел популярлаша бара – тау ияләре турындагы җирле риваятьләр туристларны үзенә җәлеп итсә, экстремаль мотоспорт яратучылар тауның үзенчәлекле ландшафтына кызыгып килә. Әгәр дә бирегә киләсез икән, артык шауламаска тырышыгыз. Ялтырап торган йонлы, таза байбак күреп китәрсез.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз