Балык Бистәсе районында «Цифрлы авыл» ясыйлар

Проектның инициаторы — Татарстан Республикасында ясалма интеллект технологияләре буенча вәкаләтле вәкил Булат Җамалиев.

Максат — авыл халкы өчен төрле товарлар сатып алу һәм хезмәтләрдән файдалану эшен тагын да уңайлырак итү һәм шул ук вакытта аларга үз продукцияләрен сату өчен популяр онлайн мәйданчык булдыру. Проект сайты аша авыл халкы шәһәрдән төрле кирәк-яракны теләсә нинди күләмдә һәм өйләренә китереп бирү мөмкинлеге белән сатып ала ала. Заказ өчен үз продукциясе белән түләү мөмкинлеге дә каралган.
 
Проектны эшләүчеләр хәбәр иткәнчә, бу мәйданчыкта теләге булган һәркемнең билгеле бер әзерлек курсы узып, үз торак пунктының сәүдә вәкиленә әйләнү мөмкинлеге бар – шуннан соң ул авылдашларыннан заказлар кабул итә, проект эше буенча консультация бирә, кулланучыларга яңа акцияләр һәм отышлы тәкъдимнәр турында хәбәр итә, заказлар китерүне контрольдә тота алачак. Моннан тыш, авыл халкы шәһәрдән районга һәм киресенчә, районнан калага продукция илтү буенча заказларны үти ала. Заказларны тартмаларга салу-төрү район складында башкарыла.
 
Киләчәктә «акыллы склад» форматындагы авыл кибетләре челтәрен булдыру күз уңында тотыла, анда кирәкле товарны сатып алу гына түгел, үзеңнекен отышлы рәвештә сатырга яки алыштырырга мөмкин булачак. Шундый кибетләрнең берсе Балык Бистәсе районының Чыршылы Елга авылында пәйда булды инде.
 
«Цифрлы авыл» проекты тиздән районның барлык 60 авылын колачлаячак. Хәзер «Цифрлы авыл»ны эшләүчеләр онлайн-платформа әзерли, анда авыл халкы җирле вакансияләр турында беләчәк, дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр буенча консультацияләр һ.б. алачак.
 
Булат Җамалиев проекты Стратегик инициативалар агентлыгы конкурсында җиңде, «Смартека» платформасы проектлары составына кертелгән һәм ул Россиянең башка төбәкләренә дә кертелергә мөмкин.

Фото: «Авыл офыклары» газетасы
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
83
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру