Барысы да – балалар өчен

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан ТЮЗы биналары комплексын реконструкцияләү һәм модернизацияләү сорауларына багышланган киңәшмә үткәрде.

Республика Хөкүмәт йортында уздырылган киңәшмәдә Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова, Татарстан Президенты киңәшчесе Олеся Балтусова, ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Фәрит Хәнифов һәм башкалар катнашты.

Фикер алышуга куелган төп мәсьәләләрнең берсе театр пространствосын яңадан оештыру булды. Тәкъдим ителгән концепциянең нигезенә күпфункциялелек, уен форматы, транформацияләнә алу мөмкинлеге  салынган.

Рөстәм Миңнехановка 2017 ел ахырында кергән концепциягә ярашлы, ТЮЗ бинасында балалар һәм яшүсмерләр өчен театр мәктәбе булган балалар үзәге, остаханәләр, медиакорпус һәм башка  иҗат мәйданчыклары эшләргә тиеш.

Белешмә өчен:

Бүген ТЮЗ эшләп килгән бина Х1Х гасыр ахыры – ХХ гасыр башында төзелгән. Октябрь революциясенә кадәрге чорларда монда һәрвакыт Сәүдәгәрләр җыены урнашкан булган. Инкыйлабтан соң бу бинада татар зыялыларының иҗади  үзәге саналган  Татар мәдәнияте клубы («Шәрык клубы») ачыла. Клуб  беренче татар театр труппасы  «Сәйяр»  өчен даими сәхнәгә әверелә.  1940 елда бина Яшь тамашачылар театры – ТЮЗга тапшырыла. 

Фото чыганагы: Татарстан Республикасы Президентының матбугат хезмәте.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
94
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру