Батырлык хроникасы

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты “Татарстан: барысы да фронт өчен, барысы да Җиңү өчен! 1941-1945” дип аталган уникаль китап чыгарды.

Басма ТАССРның тылдагы халкының тормыш хроникасын иллюстрацияләрдә күрсәтә. Авторлар билгеләвенчә, китап сугыш ветераннарына һәм тыл хезмәтчәннәренә тирән ихтирам һәм олы рәхмәт хисләрен белдерүнең тагын бер чагылышы булып тора: бай тарихи материалга нигезләнгән китапта Татарстан халкының Бөек Җиңүгә керткән саллы өлеше күрсәтелгән. 

Китап 10 олы бүлектән тора: “Республика тормышын хәрби режимга көйләү”, “Сәнәгать”, “Аграр җитештерү”, “Фән”, “Мәгариф”, “Мәдәният”, “Сәламәтлек саклау”, “Хезмәткә һәм оборонага әзерлек”, “Көндәлек тормыш чынбарлыгы”, “Фронтка ярдәм хәрәкәте”. Авторлар республикада мобиль хәрби икътисад булдыру, транспорт, энергетика, аграр өлкә торышы, тармак сәнәгате үсеше, социаль сәясәтне гамәлгә ашыру механизмнары, эвакогоспитальләр һәм медицина учреждениеләре, фән һәм мәдәният казанышлары үзенчәлекләрен җентекләп өйрәнә, галимнәр, педагоглар, язучылар, композиторлар һәм рәссамнарның эшчәнлекләрен тикшерә. 

Китап битләрендә уникаль архив документлар, плакатлар, афишалар, фотографияләр, кинохроника кадрлары, фронтовиклар хатлары, сугыш чоры открыткалары урын алган. Ветераннарның  сугыш елларының хәвефле вакыйгалары һәм фидакарь хезмәте турындагы хатирәләре бик зур кыйммәткә ия. 
 Китап Россия Федерациясенең Дәүләт архивы, Россия дәүләт социаль-сәяси архивы, Россия дәүләт икътисад архивы, Татарстан Республикасының Дәүләт архивы документлары, Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволарының тарихи белешмәләре, завод музейларының сәнәгать предприятиеләре турындагы мәгълүматлары, статистика җыентыклары мәгълүматлары, ТАССРның сугыш чоры тарихы буенча тарихчы галимнәрнең фәнни һәм фәнни-популяр язмалары, журналистлар мәкаләләренә таянып язылган.  
 
Авторлар үзләренең хезмәтен сугыш ветераннарына, тыл хезмәтчәннәренә, киң укучылар аудиториясенә, бигрәк тә сугыш турында мәктәптә тарих дәресләреннән, гаилә тарихыннан, тарихи китаплардан һәм кинофильмнардан гына ишетеп белгән яшь буынга адреслый. Басма Татарстан Республикасының урта һәм югары белем бирү учреждениеләрендә совет халкының Бөек Ватан сугышында Җиңүенә багышлап,  семинарлар һәм конференцияләр үткәргәндә, уку һәм факультатив дәресләр программасын яңартып эшләгәндә таяныр өчен нигез булачак. 
 
 Китап Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнехановның фатихасы һәм ярдәме белән чыгарылган һәм ил тарихының истәлекле даталарына – Бөек Җиңүнең 75 еллыгына һәм ТАССР оешуның 100 еллыгына багышланган. Аның эчтәлеген эшләүдә Татарстан Республикасының Президент Аппараты, Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты, Татарстан Республикасының Милли музее, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Ш. Мәрҗани исемендәге тарих институты һәм республиканың Министрлыклары һәм ведомстволары, Татарстанның предприятиеләре һәм иҗтимагый берләшмәләре актив катнашкан. 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
125
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру