«Бөек Ватан сугышы елларында Чаллыдан фронтка 14 меңнән артыграк кеше киткән...»

Бүген ТАССРның 100 еллыгы әләме Яр Чаллыга килеп җитте.

Тантана шәһәрнең Балалар һәм яшьләр иҗаты йортында үтте. Әләмне каршылау тантанасында шәһәр башлыгы Наил Мәһдиев Яр Чаллы туграсының тамгасын әләмгә тегеп куйды. Аннан соң Чаллының күренекле кешеләренә “ТАССР төзелүнең 100 еллыгы” истәлекле билгеләрен тапшырдылар. “Чаллы икмәге” ААҖнә “ТАССРның 100 еллыгы” дигән мәгълүмати тамганы куллану өчен сертификат бирелде.

“Бу 100 еллык тарихы булган республиканың символы... Һәркайсыбызның Татарстан тарихына өлеше кергән. Яр Чаллының өлеше дә күпкырлы һәм киң күләмле. Бөек Ватан сугышы елларында Чаллыдан 14 меңнән артыграк кеше фронтка киткән, шуларның биш меңнән артыгы әйләнеп кайтмаган. 11 якташыбыз Советлар Союзы Герое дигән исемгә лаек булган. Болар шәһәребез тарихының данлы да, сагышлы да сәхифәләре. Чаллы үсешенә дә, Татарстан үсешенә дә зур этәргеч биргән КАМАЗ төзелешенең дә әһәмияте бәяләп бетергесез”, - диде мэр.

А «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы материаллары буенча Фото: tatar-inform.ru

Тантана укучыларның иптәшләрчә волейбол матчы белән дәвам итте. Ә ТАССРның 100 еллыгы флагы республиканың чираттагы районына юл тотты.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
70
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру