Беренчеләр вакыты

Бүген «Казан Кремле» музей-тыюлыгы территориясендә «Республиканың беренче затлары» баннер күргәзмәсе ачыла.

Ул ТАССРның 100 еллыгына багышланган.

 Күргәзмә исемнәре республиканың 100 еллык тарихына кереп калган ТАССР җитәкчеләренә багышлана. Экспозиция Сәхипгәрәй Сәетгалиев, Борһан Мансуров, Рәүф Сабиров, Фикрәт Табиев, Минтимер Шәймиев, Фәрит Мөхәммәтшин, Рөстәм Миңнеханов һәм башкалар кебек Татарстан Республикасының оешуына, аның үсешенә гаять зур өлеш керткән затларның иҗтимагый-сәяси тормышларын чагылдыра.

Күргәзмә өчен материаллар республика ведомстволары архивларыннан алынган. Проектны гамәлгә ашыруда ТР Президенты Аппараты, ТР Министрлар Кабинеты, ТР Дәүләт Советы, ТР Мәдәният министрлыгы, ТРның Архив эше буенча дәүләт комитеты, ТР Фәннәр академиясе каршындагы Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты  һәм ТР Дәүләт архивы катнашкан.

Күргәзмәне оештыручыларның сүзләренә караганда, экспозиция буенча аудиогидны izi.TRAVEL платформасында тыңларга була.

Михаил Козловский фотолары. Фикрәт Табиев һәм Минтимер Шәймиев, 2008 ел

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
107
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру