«Без үгиләр кебек идек, ә үги бала тормышны эчке ягыннан белә»

Аның шигырьләре күп томлы «Библиотека всемирной литературы» сериясенә кергән, китапларының гомуми тиражы миллион данәдән артып киткән.

Сүзебез Равил Фәйзуллин – әдәбият сәхнәсенә алтмышынчы елларда күтәрелгән шагыйрь турында. Кайчандыр СССР Язучылар берлегенең иң яшь әгъзасы, бүген исә татар әдәбиятының танылган әдибе турында.     

«Иҗат – эгоизмның иң югары дәрәҗәсе, – дигән бервакыт Равил Фәйзуллин. – Мин дә шигърияткә дөньяны шаккатырырга дип  килдем. Алтмышынчы еллардагы рус шагыйрьләреннән без нигездә авыллардан чыгуыбыз белән аерылып тордык. Әйтик, әгәр мәскәүле Андрей Вознесенский  формалар белән шәп итеп экспериментлар ясый, сүзләр һәм мәгънәләр белән уйный икән, без фикергә таяндык. Шуңа күрә безнең шигырьләрдә тирәнлек, газап, дөньяның кая баруын аңлау бар иде. Без үгиләр кебек идек, ә үги бала тормышны эчке ягыннан белә».

Фәйзуллинны укучылар аудиториясенә караганда, югарыда әйтелгән сүзләр һич арттыру түгелдер. Ул  – дистәләгән җыентык авторы, аның шигырьләре, поэмалары Европа һәм Азия халыклары телләренә тәрҗемә ителгән, алар Россия антологияләренә, дәреслекләренә, энциклопедияләренә кертелгән.

Бүген, дөнья белән Интернет идарә иткән чорда, Равил Фәйзуллин элеккегечә бер нәрсәгә ышана: чын әдәбияттан башка, җитди, уйлый-фикерли белүче шәхес тәрбияләп булмый.

Белешмә:

Равил Габдрахман улы Фәйзуллин. 1943 елның 4 августында ТР Балык Бистәсе районы Балтач авылында туган. Татар шагыйре, язучы, публицист.  Татарстанның Халык шагыйре, РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты. 1965 елдан СССР Язучылар берлеге  әгъзасы. ТР ФАнең Мактаулы әгъзасы. Язучының китаплары (илледән артык) татар, рус, башкорт һәм башка телләрдә миллионнан артык тираж белән басылган.

Фото: rsloboda-rt.ru, elitat.ru
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
90
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру