«Без - татарлар!»

«Татарстан - Яңа гасыр»  телеканалы республика юбилее уңаеннан телекүпер оештыра.

Казахстан, Үзбәкстан, Чиләбе, Оренбург, Удмуртия – шушы һәм башка илләрдән һәм төбәкләрдән ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан котлаулар килә.

Алар тупланган сәхифә атнага ике тапкыр чәршәмбе һәм җомга көннәрендә эфирга  чыга.

Тапшыру туган республикаларын яратучыларга, үз тарихы белән горурланучыларга, еллар үтүгә һәм ара ераклыгына да карамастан, Ватанга мәхәббәт хисләрен күңелләрендә саклап, ныгыткан кешеләргә багышлана.

«Тарихи Ватаныбызга чәчәк атуын, иминлек, тынычлык һәм уңышлар телим!» - ди Үзбәкстандагы татар диаспорасы вәкиле.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
102
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру