«Безгә яңаларны уйлап табарга түгел,  онытылганнарны торгызырга кирәк»

16 июль көнне ТР Диния нәзарәтендә  милли көрәш  спорт төрен  үстерүгә багышланган конференция уздырылды.

Аның эшендә Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Башкортостан мөфтие Айнур хәзрәт Биргалин, Россия Көрәш федерациясе  вице-президенты  Равил Ногманов, ТР Спорт министрлыгының иң югары казанышлар спортын үстерү бүлеге башлыгы Раиф Вафин, Россия Көрәш федерациясенең спорт директоры Илнар Галиев, Татарстан Республикасы Көрәш федерациясе көрәшчесе Лениз Абдуллин, ТР Джиу-джитсу федерациясе президенты Айрат Кәлимуллин,   «Кара каплан» көрәш сәнгате вәкиле Искәндәр Галиуллин һәм башкалар катнашты.

 «Исламда үз-үзеңне яклау  — «Ильму д-дифа» төшенчәсе бар. Һәр кеше үзен, үз гаиләсен, намусын һәм вөҗданын яклый алырга тиеш», - дип билгеләп китте Камил Хәзрәт, Мөхәммәт Пәйгамбәрнең Мәккәнең иң көчле көрәшчесен өч мәртәбә җиңүе турында искә төшереп. Татарстан мөфтие  Россия Көрәш федерациясе (ФКР) вәкилләренең, спортның милли төрләрен, татар сугышчан сәнгатенең  «Кара каплан», татар кылычы белән идарә итү, уктан ату һәм башка төрләрен үстерергә кирәк дип, чарада яңгыраткан  фикерләрен хуплады.

 Камил хәзрәт  милли көрәшне үстерү кысаларында әлеге сугышчан сәнгать төрләрен гамәли яктан торгызу тәкъдиме белән ФКР вице-президентына мөрәҗәгать итте.

 «Бер генә Сабантуй да татар-башкорт көрәшеннән башка узмый... Безнең бабаларыбыз яхшы  физик формада булган: алар сугышчан сәнгатьнең төрле төрләрендә көч сынашкан – атта чабу, уктан ату, кылыч һ.б.лар белән идарә итү белү. Конференциядә  югалган милли спрот төрләрен торгызуның зарурлыгы  кебек  актуаль тема күтәрелде.  «Безгә яңаларны уйлап табарга түгел,  онытылганнарны торгызырга кирәк», - дип билгеләп үтте Башкортостан мөфтие  Айнур хәзрәт Биргалин.

 Чарада катнашучыларга кул таягы һәм татар кылычы белән идарә итү белү буенча мастер-класс күрсәттеләр, шулай ук борынгы төркиләрнең «Кара каплан» көрәше турында җентекләп сөйләделәр. Хезмәттәшлек турындагы ниятләрнең җитдилеген раслап, Равил Ногманов Камил хәзрәт Сәмигуллинга һәм Айнур хәзрәт Биргалинга исемнәре язылган  көрәшче формасын тапшырды. 

ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте материаллары буенча

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
94
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру