Безнең гасырның 100 шәхесе

ТР Халыклар дуслыгы йортында ТАССРның 100 еллыгына багышланган  «Татарстан киңлекләрендә» дип аталган күргәзмә ачыла.

БДБ Рәссамнары һөнәри берлегенең Казан бүлеге оештырган вернисаж  –  традицион халыкара  Кутуй-фест программасының бер өлеше.

Экспозициянең үзәгендә  рәссамнар  Әсхәт Макраев һәм  Светлана Тимофееваның  «ТАССРның 100 еллыгына» дип аталган картиналары урын алган. Анда Татарстанның 100 күренекле шәхесенең портреты (галимнәр, сәясәт эшлеклеләре, руханилар, җитәкчеләр, язучылар, рәссамнар, фотомодельләр), шулай ук Казан һәм республикабызның билгеле урыннары сурәтләнгән. Күргәзмәгә Әсхәт Макраевның тагын бер кызыклы эше  - «Космик Казан» картинасы куелган, анда башкалабыз галәм киңлегеннән сурәтләнгән.

Экспозициягә тәкъдим ителгән картиналар төрле техникада эшләнгән. Эшләрнең зур өлеше Казанга, Болгарга, Свияжскига,Татарстан районнарына, шулай ук милли тарихка кереп калган легендар шәхесләргә багышланган. Күргәзмәгә килүчеләр Казандагы Балалар һәм яшүсмерләр туризмы һәм экскурсияләре йортының  «Простор»  рәсем сәнгате студиясендә шөгыльләнүчеләрнең эшләрен дә күрә алалар.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
1748
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру