«Безнең ишегалды» татарстанлылардан фикер көтә

Dvor. тatar порталында 2020 елда төзекләндерү программасына кергән беренче ишегалларының план-схемалары чыкты. Алар турында фикерләрне 12 апрельгә кадәр калдырырга була.

"Безнең ишегалды” Президент программасына кергән проектлар турында фикер алышу башланды.

Беренче план-схемаларны dvor.tatar сайтында карарга була. Проектның матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, план-схемалар йорт буенча җаваплы кеше, ягъни йортта яшәүчеләр җыелышында төзекләндерү схемасын раслау хокукы бирелгән кеше тарафыннан расланган.

Элемтәгә чыгу формасы аша, шулай ук “Безнең ишегалды” программасының кайнар линиясенең бердәм номерына ( 8 (800) 27-5-2020) шалтыратып, татарстанлылар проект турында фикерләрен белдерә һәм үзләренең ишегалдын төзекләндерү буенча тәкъдимнәрен әйтә ала. План-схема буенча фикерләрне өч көн дәвамында - 12 апрельгә кадәр (әлеге датаны да кертеп) калдырырга була.

Хәзер порталда Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама һәм Әлмәт шәһәрләрендәге ишегалларының план-схемалары урнаштырылган. Барлыгы – 341 проект. Бу 2020 ел программасына кергән 1851 ишегалдының беренче чираты.

- Безнең өчен шунда яшәүче кешеләрнең схемаларга каршы булмавы бик мөһим. Бу турыда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та әйтә, ул проектларны эшли башлаганда ук, халык фикеренә таянырга кирәклекне ассызыклады, - ди Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман-Бикмамбетова.

Республика ишегалларын төзекләндерүнең күләмле программасы Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов башлангычы белән 2019 елда башланып киткән иде. Төзекләндереләчәк ишегаллары исемлегенә 2014 елны да кертеп, аңа кадәр төзелгән һәм ишегалларына Татарстан Республикасының Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының ишегаллары территорияләренә ремонт ясау программасы буенча ремонт ясалмаган йортлар керәчәк. Андый йортларның юлларына һәм тротуарларга ремонт ясалачак, прожекторлар куелачак, эскәмия һәм чүп савытлары урнаштырылачак, балалар өчен ташлы ком җәелгән мәйданчыклар эшләнәчәк, шулай ук чүп түгү өчен мәйданнар оештырылачак.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
98
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру