Бүген Казанда бәйрәм салюты көтелә

Тантана республика башкаласының "Хезмәт даны шәһәре" исемен алу өчен юлланган заявкасының раслануы хөрмәтенә уза.

Салют 21:00 сәгатьтә "Казан" гаилә үзәге янында уза.

Исегезгә төшерик, 2 июль көнне Россия Президенты Владимир Путин "Җиңү" оештыру комитеты утырышында "Хезмәт даны шәһәре" исемен алуга Россия шәһәрләреннән алынган заявкаларны карау нәтиҗәләрен яңгыратты. Казан заявкасы расланды.

Татарстан башкаласына. мактаулы исемне бирүне хуплап, Россиянең 2,4 млн кешесе тавыш бирде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
117
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру