Биектау районы ТАССРның 100 еллыгы әләме эстафетасын кабул итте

Әләмне каршы алу тантанасы Мульма авылында мини-футбол уйнау өчен спорт мәйданчыгы ачылу көненә туры килде.

Биектау районы эстафетаны Буа районынна кабул итеп алды. Объект республика шәһәрләрендә һәм торак пунктларында универсаль спорт мәйданчыклары төзү республика программасы буенча төзелде. Биектау районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин әләмгә район билгесен тегеп куйды.

Чараның мактаулы кунаклары тасманы кисеп, спорт мәйданын ачтылар. Шушы ук көнне биредә Мульма авыл җирлеге бүләкләренә спорт матчы үткәрелде. Анда Мульма, Ямаширмә, Әтнә, Биектау, Апас, Коркачык станциясеннән командалар катнашты, дип хәбәр итә “Биектау хәбәрләре” газетасы.

Фото: biektaw.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
88
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру