«Бию пәрие», «Татар кызы-2020», Исхак Әхмәровка Ахмеровка һәйкәл ачу һәм «Казаннан шедеврлар. Рерихтан башлап Кандинскийга кадәр» күргәзмәсе

Август уртасында Мәскәүдә Татарстан Республикасының Мәдәният көннәре узачак.

Чаралар программасы 2020 елның 12 августыннан 18енә кадәр дәвам итә. Алар барысы да ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланачак.

12 һәм 13 августта Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының спектакльләре күрсәтеләчәк. «Бию пәрие» музыкаль комедиясе белән «Ак калфагым төшердем кулдан» ток-шоуы. Алар онлайн форматта узачак.

Башлана 18.30.

14 август

12:00 сәгатьтә Донской зиратында Советлар Союзы Герое, генерал-полковник Гордов Василий Николаевич җирләнгән кабердән туфрак капсуласы Минзәлә районы вәкилләренә тапшырылачак. Василий Гордов (1896-1950) – Татарстанның Минзәлә районыннан булган, дүрт ел сугышта булан, Сталинград фронты белән командалык иткән. 1947 елның башында Совет хөкүмәте әгъзаларына карата террористик планнар коруда гаепләнеп кулга алына, ә 1950 елның 24 августында СССРның Югары Суды хәрби коллегиясе тарафыннан иң югары җәзага хөкем ителә. 1956 елның 11 апрелендә аклана.

17:00 сәгатьтә Татарстан Республикасы делегациясенең татарның бөек шагыйре Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы була (Новокузнецкая урамындагы сквер, 13/15 – 17/19 йорт).

18:00 сәгатьтә Мәскәүнең Татар мәдәни үзәгендә ТАССРның 100 еллыгы әләменә Мәскәү туграсын тегү тантанасы һәм Татарстан Республикасының халык шагыйрьләре белән иҗади очрашу узачак. Чарада Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г. Исхакый, С. Сөйләманова, Г. Афзал исемендәге әдәби премияләр лауреаты Данил Салихов, Татарстан Республикасының халык шагыйре Равил Фәйзуллин, Татарстан Республикасының халык шагыйре, Россиянең Дәүләт премиясе лауреаты Ренат Харис, Татарстанның Язучылар берлеге рәисе урынбасары Рәмис Аймәт, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Марсель Галиев катнашачак.

16 август

16:00 сәгатьтә Мәскәүнең Татар мәдәни үзәгендә “Татар кызы-2020” Халыкара конкурсының Мәскәү төбәге турының финалы уза. Анда 8 кыз катнаша, шуларның икесе җиңүче булачак (Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе). Алар Үзбәкстанда узачак  “Татар кызы-2020” Халыкара конкурсына барачак.

18 август  

12:00 сәгатьтә Химки зиратында совет разведчиклары Исхак Әхмәров һәм аның җәмәгате Хелен Лоурига һәйкәл ачу тантанасы узачак. Исхак Абдулла улы Әхмәров (1901-1976) Бөек Ватан сугышы елларында АКШта рәсми булмаган резидентураны җитәкли. Рәсми булмаган разведка буенча иң катлаулы участокларда эшләп, ул шәхсән үзе Американың дәүләт департаментында, финанслар министрлыгында, махсус хезмәтләрдә бер төркем агентлар яллый, алардан кыйммәтле мәгълүматлар ала.

14:00 сәгатьтә Александр бакчасында Билгесез солдат Каберенә чәчәкләр салу тантанасы булачак. Чара Бөек Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан уздырыла.

15:00 сәгатьтә Дәүләт Третьяков галереясендә “Казан шедеврлары. Рерихтан Кандинскийга кадәр” күргәзмәсе ачыла. Татарстан Республикасының Дәүләт сынлы сәнгать музее Көмеш гасыр рәссамнарының һәм рус авангардының 48 иң яхшы әсәрен алып бара. Күргәзмә Татарстан Республикасы төзелүнең 100 еллыгына багышлана.

18:00 сәгатьтә Мәскәүнең халыкара Музыка йортында (Светланов залы) Татарстан сәнгать осталарының гала-концерты башлана. Мәскәүдә Татарстан мәдәнияте көннәрен оештыручылар: Татарстан Республикасы Хөкүмәте, Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге вәкаләтле вәкиллеге. Татарстан Республикасының Мәдәният министрлыгы.

Фото: tatmsk.tatarstan.ru
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
142
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру