Бәхетле кешеләрнең IT-шәһәре 

Бүген Иннополиска 5 яшь тулды.

«Өч ел элек без Рөстәм Миңнеханов белән монда басып торганда, тирә-якта чип-чиста кыр иде. Матур урын, ләкин әле бернәрсә дә юк. Ә бүген биредә тулы бер шәһәр пәйда булган, ул нульдән төзелде һәм Иннополис кебек бик матур, истә кала торган исемгә ия», - диде 2015 елның җәендә ул вакытта РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән бергә Россиянең иң яңа тарихындагы беренче яңа шәһәрне ачу тантанасында. 

Шәһәрнең нигез ташын 2012 елда салалар. «…Без аны һавадан, гыйлемнән төзибез», - дип шәрехләгән иде бервакыт РФнең элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров.

 Өч ел эчендә Югары Ослан кырында, Казаннан 40 чакрым ераклыкта, илебез IT-тармагы үсеше флагманнарының берсе өчен кирәкле барлык инфраструктура төзелде. Университет – махсус икътисадый зона – уңайлы торак – әлеге өч юнәлеш Иннополис концепциясенең нигезен, программистлар, мәгълүмати технологияләрне эшләүчеләр, бу өлкәдәге менеджерлар арасындагы бүгенге һәм булачак талантлар өчен синергетик мохитне тәшкил итә. Абитуриентларга ул дөнья күләмендәге IT- университетларның иң яхшы  мөгаллимнәреннән грант акчалары нигезендә менә дигән белем алу мөмкинлеген ача. МИЗның потенциаль резидентлары өчен дә җәлеп итәрлек шартлар тудырылган. Бүген Иннополиста 4,5 меңгә якын кеше яши һәм эшли, 290 компания теркәлгән. Аларның 115е - «Иннополис» МИЗ резидентлары һәм партнерлары. Төп инфраструктура тулысынча эшли - 22 торак йорт, балалар бакчасы, мәктәп, IT-лицей, медицина һәм спорт үзәкләре, элемтә һәм банк бүлекчәләре, 3 супермаркет, пиццерия, кафе, бар, автомойка, даруханәләр, китап һәм чәчәк кибетләре, хобби-үзәк һәм башка хезмәт күрсәтү компанияләре кешеләр өчен ачык.

 Иннополис – чын мәгънәсендә акыллы шәһәр: монда «акыллы» счетчиклар һәм  домофоннар челтәрләре эшли, «акыллы» парковкалар гамәлгә кертелә, урамнар буйлап йөртүчесе булмаган автомобильләр йөгерә, шәһәрлеләрнең көнкүреш буенча сорауларына бот Инна ─ мэриянең виртуаль хезмәткәре җавап бирә. 

Белешмә өчен:

Паркның 115 резиденты һәм партнёры арасында - Россия һәм чит илләрдәге эре компанияләрнең 115 бүлеге, шул исәптән МТС, Яндекс, Саклык банкы, IBM, X5, Магнит, Шнейдер Электрик һәм Росэнергоатом компанияләре. Гомумән алганда, биредә 3 400 яңа эш урыны ачылган. Технопарк резидентларының халыкара дәрәҗәгә чыккан проектлары арасында ─ «Иннософт» компаниясенең Yorso платформасы (аны актив кулланучы  клиентлар Эквадор, Марокко, Мавритания, Тайланд һәм Кытай кебек илләрдә яши), «Сорамитсу» компаниясенең Bakong түләү системасы (Камбоджа үзәк банкы үзләренең цифрлы валюталарын чыгару өчен куллана), «Инфоматика» компаниясенең билет-үткәрү системасы (ул  2022 елда футбол буенча дөнья чемпионаты үтәргә тиешле Катар стадионында куллану өчен эшләнә). Көн саен IT-шәһәрдә 4 600 кеше була, болар - җирле учреждениеләр һәм компанияләр хезмәткәрләре, аларның гаиләләре һәм Иннополиска килгән кунаклар. Шәһәр үзенең үсешен дәвам итә: аренда һәм коммерцияле торак төзелә, якын араларда мәдәни үзәк, кунакханә пәйда булырга тиеш.

Сүз уңаеннан: Россиянең башка күп кенә шәһәрләре белән чагыштырганда, Иннополиста бәхет индексы югарырак ─ 100 ихтимал пунктның – 85е. 

Фото: venagid.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
98
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру