«Болар барысы да – сезнең хезмәт нәтиҗәсе, кадерле якташлар!»

ТАССРның 100 еллыгы әләме эстафетасы Азнакайга килде.  

Тантаналы чарада шәһәрнең мактаулы гражданнары, шәһәрдә һәм районда яшәүче хезмәт династияләре, үрнәк гаиләләр катнашты.

Район башлыгы Марсель Шәйдуллин әләмгә Азанакай районы туграсының билгесен эләктерде.

“Без туган республикабызның юбилей әләмен бергә каршылыйбыз! Быел аңа 100 ел тула. Бәйрәм белән сезне, кадерле азнакайлылар! Безнең шәһәр һһәм район – Татарстанның бер өлеше. Республиканың социаль-икътисади үсешенә безнең нефтьчеләр, авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре, укытучылар, табиблар үзләренең саллы өлешен кертә. Безнең район күп кенә күрсәткечләр буенча – республикада иң яхшыларның берсе. Һәм боларның барысы да сезнең хезмәт нәтиҗәсе, кадерле азнакайлылар, безнең районга, шәһәргә нигез салган ветераннарның фидакарьлеге нәтиҗәсе! Без илебез белән, республикабыз белән, районыбыз белән, шәһәребез белән горурланабыз!” – дип мөрәҗәгать итте җыелган халыкка Марсель Шәйдуллин.

Белешмә өчен:

ТАССРның 100 еллыгы әләме эстафетасы 2019 елның декабрендә башланып китте. Федераль этапта әләм 8 федераль округта булды, аңа РФнең 68 субъекты үзенең тамгасын салды. Ул субъектларда татарларның милли-мәдәни мохтариятлары теркәлгән.

Республика этабында эстафета 43 муниципаль берәмлек һәм 2 шәһәр округы буенча йөреп чыга. Эстафета тәмамлангач, символикалы әләм Милли музейга тапшырылачак.

“Азнакай”  газетасы материаллары буенча

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
83
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру