Бөтен дөньядан җыелган бүләкләр

23 декабрьдә Татарстан Республикасы һәм татар халкы дәүләтчелеге музеенда  «Татарстан – дөнья киңлегендә» дип аталган күргәзмә үз эшен башлап җибәрәчәк.

Проект ТАССР оешуның 100 еллыгына һәм Татарстанның Дәүләт суверенитеты турындагы Декларация кабул ителүнең 30 еллыгына багышланган.

Күргәзмәгә Татарстанның чит илләр белән үзара мөнәсәбәтләренең үсешенә шаһит булган документлар тупланган. Экспонатлар арасында  Төрек Республикасы Премьер-министры Рәҗәп Тайип Эрдоган тарафыннан бүләк ителгән язу кирәк-яраклары җыелмасын, Кытай Халык Республикасы осталары тарафыннан ясалган «Оча торган кораб»  скульптурасын,  каллиграфия җыелмасын, Япония, Согуд Гарәбстаны һәм Төньяк Ирландия корал сәнгате үрнәкләрен күрергә була.

Күргәзмәдә Татарстан Республикасының беренче Президенты Минтимер Шәрипович Шәймиевнең һәм республикабызның гамәлдәге Президенты Рөстәм Нургалиевич Миңнехановның халыкара эшлекле сәфәрләре һәм очрашулары вакытында тапшырылган дипломатик бүләкләргә аерым урын бирелгән.

Күргәзмә ТР Президенты Аппараты һәм ТР Мәдәният министрлыгы ярдәме белән оештырыла.

Экспозиция эше 2021 елның 28 февраленә кадәр дәвам итәчәк.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
2397
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру