Бөтендөнья мирасы – бар заманнарга да җитәрлек

Бүген «Казан Кремле» Дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы территориясендәге «Манеж»да Татарстан Республикасының тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрен торгызу буенча «Яңарыш» республика фонды төзелүгә 10 ел тулуга багышланган күргәзмә ачылды.

- Бүген безнең «Яңарыш» Фонды оешуга 10 ел тулды, - диде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов күргәзмә ачылышында. – Әлеге 10 ел эчендә гаять зур эш эшләнде. Тиңе булмаган тарихи ядкарьләр торгызылды һәм дөнья күләмендә танылу алды, Болгар тарих-археология комплексы һәм Зөя утрау-шәһәрендәге Успение соборы һәм монастыре ЮНЕСКОның Бөтендөнья мирасы Исемлегенә кертелде.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренә караганда, республика бу эшләрне башкару барышында уникаль тәҗрибә туплады, горурланырлык эшләребез күбәйде. Бүген күп кенә илләр ниндидер тарихи вакыйгаларны һәм һәйкәлләрне табарга тырыша, ә безгә эзләп торырга да кирәкми – кызыклы әйберләр әле шактый, яңарту юнәлешендә эшлисе эшләребез дә байтак. «Яңарыш» Фонды тарихи һәйкәлләрне, мәдәниятне һәм объектларны ничек саклап булганлыгын, мирасыбыз белән ничек эш итәргә кирәклеген күрсәтте. Һәм бүген «Яңарыш» Фонды киләчәкне күздә  тотып эшли – бу яңа типтагы мәктәпләр, полилингваль белем бирү үзәкләре булдыру. Чөнки балалар, гомумән кеше капиталы – безнең төп байлыгыбыз, дип басым ясады ТР Президенты һәм әлеге зур эшкә катнашы булганнарның барысына да рәхмәтен белдерде.

Чарада ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашты.

Белешмә

«Яңарыш» Республика фонды ТР Президентының 2010 елның 17 февралендәге Указы нигезендә төзелә. Попечительләр советын  Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев җитәкли. Фонд эшчәнлегенең төп нәтиҗәләре арасында -  Болгарда һәм Зөя утрау-шәһәрендә тарихи мирас объектларын торгызу, аларны яңарту. Нәтиҗәдә Болгар тарих-археология комплексы, Зөя утрау-шәһәрендәге Успение соборы һәм  монастыре  ЮНЕСКОның Бөтендөнья мирасы Исемлегенә кертелә. Моннан тыш, фондта тупланган  акчалар хисабына 2017 елда Болгар ислам академиясе төзелә. Хәзерге вакытта «Яңарыш» Фонды Казан Изге Мәрьям Ана иконасы соборын торгызу эшләре белән мәшгуль. Гыйбадәтханә Казанда икона табылган урында төзелә.

2019 елның февраленнән «Яңарыш» Республика фонды, РФ Мәгариф министрлыгы ярдәмендә, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә, Татарстанда полингваль белем бирү комплексларын төзү проектын гамәлгә ашыруга кереште.

Фото чыгангы: http://president.tatar.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
105
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру