«Бу кеше гомере буе  Ватанына хезмәт итте!»

Мәскәүдә Химки зиратында Исхак Әхмәров һәм аның хатыны Хелен Лоурига һәйкәл ачылды. 

Совет разведчикларына истәлек ташын ачу тантанасында  Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты. Ул Мәскәүдә Татарстан Республикасы көннәрен бәйрәм итүгә багышланган  эш сәфәре белән башкалага килгән иде.

Аның белән бергә чарада разведчикларның кызлары Екатерина Әхмәрова, Россия Федерациясе Тышкы разведка хезмәте директоры урынбасары Сергей Герасимов, Мәскәү шәһәренең милли сәясәт һәм төбәкара элемтәләр департаменты җитәкчесе Виталый Сучков та катнашты.

 «Бу кеше гомере буе Ватанына хезмәт итте, һәм без татар халкының бөек улы шундый күп нәрсәләр эшләве белән горурланабыз... Безнең Исхак Әхмәров кебек бөек ватандашларыбызның эшчәнлеге  киләчәк буыннар өчен үрнәк булып тора», - диде Рөстәм Миңнеханов.

 Тарихтан:

 АКШта совет резидентурасының булачак җитәкчесе 1901 елның 7 апрелендә ярлы гаиләсендә туа. Унҗиде яшенә мануфактура кибетендә приказчыга кадәр “үсә”. Октябрь  революциясе аңа зур мөмкинлекләр бирә, һәм ул алардан файдаланырга ашыга. Бухгалтерлык курсларын тәмамлаганнан соң, Әхмәров Казанда Мәгариф халык комиссариатында эшли. Аннан соң Мәскәүдә Көнчыгыш халыклары университетында, МДУның халыкара мөнәсәбәтләр факультетында белем ала. 1932 елда төрек, француз, инглиз телләрен камил белгән Исхакны Көнчыгышны өйрәнүче төрек студенты сыйфатында беренче тапкыр разведчик-нелегал буларак Пекинга җибәрәләр. 1935 елда -  яңа күрсәтмә. Әхмәровны АКШка җибәрәләр, анда легаль булмаган разведка резиденты ачыкланмаган сәбәпләр аркасында үлгән була.

Фото: Татарстан Президенты  матбугат хезмәте

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
93
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру