«Бу  татар халкы  һәм республиканың күпмилләтле халкы тарихында иң мөһим сәхифәләрнең берсе»

Бүген Әнәк авылында (Татарстанның Актаныш районы) Татарстанның беренче Президенты, Россия Федерациясенең Хезмәт Герое, ТР Дәүләт Киңәшчесе, «Ватан алдындагы казанышлар өчен» орденының тулы кавалеры Минтимер Шәймиевкә бронза бюст ачылды.

Минтимер Шаймиевкә РФ Хезмәт Герое исеме 2014 елда бирелә. Россия Президенты Указы белән Герой яисә Хезмәт Герое исеменә лаек булган затларга аларның туган якларында бронза бюст куела.

«Бу  татар халкы  һәм республиканың күпмилләтле халкы тарихында иң мөһим сәхифәләренең берсе, ул хәзерге заман Татарстаны үсешен чагылдыра. Әлеге  тарихның күп кенә данлыклы сәхифәләре безнең хөрмәтле Минтимер Шәрипович катнашлыгында язылды!» - диде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ачылыш тантанасының ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү елына туры килүенә басып ясап.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук Татарстанның беренче Президенты вакытында башланып киткән күп кенә проектлар һәм программалар, әйтик, тузган торакны бетерү, авылларны газлаштыру, социаль ипотека – барысы да республика халкы мәнфәгатьләрендә эшләнде, дип билгеләп үтте. Күп кенә проектлар буенча Татарстан Россия Федерациясендә беренчеләрдән булды. Мөселманнар һәм православиелеләр өчен Болгар Ислам академиясен ачу һәм Казан Изге Мәрьям Ана иконасы соборын торгызу зур вакыйга булды. ЮНЕСКО Халыкара оешмасы Минтимер Шәймиевне мәдәниятара диалог буенча ЮНЕСКО Илчесе дип игълан итте. Хәзер ТР Дәүләт Киңәшчесе  полилингваль комплекслар челтәрен төзү проектын гамәлгә ашыру буенча гаять зур эш башкара.

«Минтимер Шәриповичның тормыш юлы – татарстанлыларның үсеп килүче яшь буыны өчен якты үрнәк һәм ориентир. Яшь буын нәкъ менә шундый мисалларда тәрбияләнергә тиеш», - дип басым ясады Рөстәм Миңнеханов.

Минтимер Шәймиев үз эшчәнлегенә карата күрсәтелгән хөрмәт, югары бәя өчен рәхмәтен белдерде һәм бүгенге вакыйганың  бөтен татарстанлыларның фидакарь  хезмәте нәтиҗәсе булуын да билгеләп китте. Республика Татарстанда яшәүче дус һәм хезмәт сөючән халыкларның зур тырышлыгы нәтиҗәсендә алга атлый, алгарышка ирешә. Минтимер Шәймиев шулай ук авылдашларына да, туган якларын данга күмгән атаклы якташларының истәлеген һәрвакыт яклап, саклап килгәннәре өчен рәхмәтен белдерде.

Бюст янәшәсендә парк ясалган. “Паркны  сакларга һәм, мәктәпләр, иҗади оешмалар белән бергә, зур күркәм эшләр өчен файдаланырга кирәк”, - диде ул.

Шул ук көнне мөхтәрәм кунаклар авыл зиратында булдылар һәм Минтимер Шәриповичның әти-әниләрен искә алдылар. Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев Бөек Ватан сугышы кырларында батырларча һәлак булган  танылган татар шагыйре Нур Баян һәйкәленә чәчәкләр салдылар. Тантана ахырында Рөстәм Миңнеханов, Минтимер Шәймиев һәм РФ Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле урынбасары  Игорь Паньшин скверга агачлар утырттылар.

Белешмә өчен:

Яңа ачылган  «Бабайда кунакта» паркы Әнәк һәм Пучы авылларын берләштерде. Яр буенда тротуар салынды, балалар өчен уен зонасы, спорт мәйданчыгы урнаштырылды, фонтан эшли. Паркта төрле интерактив зоналар һәм Минтимер Шәймиевның тормыш юлы турында сөйли торган арт-объектлар да бар.

ТР Дәүләт Киңәшчесе матбугат хезмәте материаллары буенча

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
97
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру