Буалылар юкка чыккан авылларга һәйкәлләр куялар

Район  якташлар җәмгыяте шул рәвешле кешеләре китеп беткән һәм таратылган авыллар турындагы хатирәне мәңгеләштерергә ниятли.

Проект ТАССРның 100 еллыгына туры китереп эшләнә, дип хәбәр итте Буа районы матбугат хезмәте. Инде картада булмаган 39 авыл урынына ел дәвамында стелалар куелачак, алар янында кайчандыр шунда туып-үскән, тамырлары шушы җирләрдән булган кешеләр ата-бабалар рухына  дога кыла, якыннары турында истәлекләрне яңарта алачак.

Шундый стелаларның берсе Буа районы Исәк авыл җирлегенең  юкка чыккан Алексеевка авылы территориясендә урнаштырылды.  Алексеевка турында беренче мәгълүмат  XVII гасырга карый.  Атабай-Анкебе һәм Әлки авыллары җирләренең бер өлеше  Кукау исемле алпавытка бирелә, соңрак биредә авыл барлыкка килә, ул 1970 нче елларга кадәр яши.

Әлеге күркәм проектка район кешеләре дә үз өлешләрен кертәләр, алар истәлекләре һәм тарихи мәгълүмат белән дә уртаклашалар.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
138
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру