Быелгы җәйдә Татарстан лагерьларында 184 меңгә якын бала һәм яшүсмер ял итәр дип көтелә

Эпидемиологик вазгыять яхшырган очракта 2020 елның җәендә республика лагерьлары шул сандагы ял итүчеләрне кабул итәргә әзерләнә.

Бу турыда Татарстан яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов Россия Федерациясе мәгариф министры Сергей Кравцов үткәргән федераль онлайн-киңәшмәдә сөйләде.

Җәйге савыктыру кампаниясенә әзерлек инде бара. Ел башыннан Татарстан  лагерьларында 10 меңгә якын бала һәм яшүсмер ял итәргә өлгерде. 9 825 бала   - кышкы каникул көннәрен, 2 200 гә якын бала язгы каникулларын лагерьларда үткәрде.

«Язгы каникуллар вакытында без, әлбәттә, лагерьларда санитар режимны көчәйттек, һәр лагерьда балаларның һәм эшләүчеләрнең температуралары көненә 4 мәртәбә үлчәнде, барлык биналар да дезинфекцияләнеп торды,  йокы корпусларында, ашханәләрдә һәм спорт залларында  бактерицид лампалар, санитайзерлар урнаштырылды, ата-аналарның килеп йөрүе чикләнде», - дип сөйләде Татарстан яшьләр эшләре министры.

Сергей Кравцов җәйге савыктыру кампаниясе алдыннан өстәмә санитар-эпидемиологик чараларның эшләнергә тиешлегенә басым ясады, шулай ук балаларның, хезмәткәрләрнең сәламәтлеген контрольдә тоту чараларын көчәйтү, камилләштерү дә зарур, диде ул.  

Дамир Фаттахов сөйләп үткәнчә, Татарстанда авыр тормыш хәлләренә тарыган гаиләләрдәге балаларга аерым игътибар күрсәтелә. Республика ел саен әлеге категориягә керүче балалар өчен 50 меңнән артык бушлай юллама бүлеп бирә. ТР яшьләр эшләре министры әлеге төр ярдәмне федераль бюджет хисабына финанслау мөмкинлеген карарга тәкъдим итте. Ул бүгенге вазгыятьтә  балаларның җәйге ялын оештыру өлкәсендә эшләүче тәэминатчылар һәм подрядчылар арасында уздырыла торган конкурс процедураларын үткәрүдә регионнарның авыр хәлдә калулары ихтималын әйтеп үтте.  Дамир Фәттахов Сергей Кравцовка, сменалар соңга калмый  башлансын өчен, быел тәэминатчыларны билгеләүнең башка механизмнарын федераль дәрәҗәдә хәл итүне үтенеп мөрәҗәгать итте. 
Россия мәгариф министры әлеге тәкъдимнәрне гомумиләштерергә һәм аларны, балалар ялын оештыручы төбәк операторларының фикерен дә исәпкә алып, эшләп бетерергә күрсәтмә бирде.

Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгының матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча

Фото: kama.transneft.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
100
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру