Cавыктыру лагерьларын яңартачаклар

«ҖӘЙ - БАЛАЛАРГА» дип аталган республика программасы буенча быел Татарстанда 35 савыктыру лагере төзеләчәк һәм ремонтланачак.

«Быел без берүк вакытта 35 объектны сафка бастырачакбыз яисә төзекләндерәчәкбез. Эш күләме гаять зур, ләкин без, барысын да конвейерга салып, бер типтагы лагерьлар гына салырга җыенмыйбыз.  Җай булган урыннарда үз үзенчәлекләре һәм фәлсәфәсе булган уникаль проектлар төзергә тырышачакбыз», - ведомствоның матбугат хезмәте яшьләр эшләре буенча министр Дамир Фаттаховның  әлеге  сүзләрен  безгә җиткерде. Яшь архитекторлар тарафыннан эшләнгән концепцияләр һәм архитектура карарлары, билгеләнгән төзелеш нормаларын һәм таләпләрен үтәү белән бергә, яшьләрнең үзләренең теләкләрен дә исәпкә алган.  Яңартылулар инде  барган объектлар арасында – Биектау районындагы  -  «Молодежный», Яшел Үзән районында   «Чайка» балаларны савыктыру лагере. Яңартылганнан соң «Чайка» ел әйләнәсе эшли торган заманча  комплекска әвереләчәк, андагы һәр корпус Татарстан халыкларының милли мәдәнияте турында сөйләячәк. «Молодежный»га килгәндә исә, биредә балалар өчен  өчәр катлы өч корпус пәйда булачак. Бинадагы  һәр бүлмәдә 4-6 бала яшәячәк, ашханә 250 урынга исәпләнгән, медпункт, мунча-кер юу корпусы да булачак. Футбол кыры, баскетбол, волейбол һәм спорт мәйданчыклары төзү планлаштырылган. Ике объект та яңартылган инфраструктурага, яңа ашханәгә, клубка ия булачак.

Бюджеттан быел савыктыру лагерьларын яңартуга  2,7 миллиард сум  акча күчереләчәк – бу узган елда капремонтка юнәлдәрелгән суммадан нәкъ ике ярым мәртәбәгә күбрәк.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
91
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру