Чистайда ТАССРның 100 еллыгын быелгы беренче ашлык белән билгеләп үттеләр

Район ТАССРның 100 еллыгы флагы эстафетасын кабул итте, ә «Чистай» агрофирмасы элеваторы – быелгы уңыш төялгән беренче машиналарны.

Быел чистайлылар «кызыл олау» – беренче уңышны билгеләп үтү традициясен торгызырга уйлаганнар. 28 июльдә узган тантана районга ТАССРның 100 еллыгы флагы эстафетасын тапшыру көненә туры килде. Чараны район башлыгы Дмитрий Иванов һәм Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урыбасары Наил Залаков ачып җибәрде.

«Чистай» агрофирмасының үзеннән тыш, элеваторга беренче икмәкне «Смольков» КФХ, Чирмешән һәм Алексеевск районнары авыл хуҗалыгы предприятиеләре китерде.

«Безнең инвесторларыбыз, җитәкчеләребез, авыл хезмәтчәннәре тырышлыгы нәтиҗәсендә районда бик яхшы уңыш өлгерде. Беренче суктырылган ашлык нәкъ менә шуны күрсәтте, алга таба нәтиҗәләр тагын да яхшырак булыр, дип ышанам. Безгә азык-төлек куркынычсызлыгын тәэмин итәргә кирәк. Бүген безнең төп максат – уңышны вакытында һәм югалтуларсыз җыеп алу», - дип билгеләп үтте Дмитрий Иванов.

«Чистай районы турында сөйләгәндә, гаҗәеп кырларны, эшкә яңача якын килүләрне билгеләп китми булмый, яңа инвесторлар килде, моңа кадәр эшләгәннәре дә тырышлыкларын арттырды. Барыбызны да урып-җыю чоры башлануы белән котлыйм. Мондый хезмәт нәтиҗәсендә районыгыз амбарлары яхшы сыйфатлы икмәк белән тулы булыр, дип ышанам, - диде Наил Залаков.

Дмитрий Иванов ТАССРның 100 еллыгы флагына район гербының тегелгән вариантын беркетте.

Тантаналы өлеш «кызыл олау» машиналарын элеваторга озату белән тәмамланды.

Флагның Татарстан районнары буйлап эстафетасы 30 августка кадәр дәвам итәчәк. «Заря» газетасы материаллары буенча

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
82
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру