«Чын күңелдән Татарстандагы барлык дусларымны һәм Республика халкын юбилей белән котлыйм»

Россиянең чит илләр эшләре министры Сергей Лавров ТАССРның 100 еллыгы алдыннан татар җәмәгатьчелеге эшчәнлегенә бәя бирде.

“Бөтендөнья татар конгрессы Россия Федерациясендә яшәүче барлык халыкларның чит илләрдәге милләттәшләренең мәнфәгатьләрен кайгырту буенча “йомшак көч”нең мөһим бер коралы булып тора. Казан һәрвакыттагыча чит илләрдәге милләттәшләр эшләре буенча хөкүмәт комиссиясенең бик актив катнашучысы булып кала, шулай ук безнең Татарстан дусларыбыз Россия Чит илләр эшләре министрлыгы каршында эшләп килүче Россия Федерациясе субъектлары башлыклары Советында да актив катнаша”, - дип сөйләде Сергей Лавров «Tatarstan Today. Дөньяга ачык” проекты кысаларында “Яңа гасыр” телерадиокомпаниясенә. Бу турыда Россия Чит илләр эшләре министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Сергей Лавров әйтүенчә, республика РФнең Чит илләр эшләре министрлыгы белән нәтиҗәле хезмәттәшлек алып бара. “Россиянең Чит илләр эшләре министрлыгы төбәкләр белән эшләгән теләсә кайсы форматта Татарстан тәҗрибәсе иң перспективалы һәм Россия

Федерациясенең башка субъектлары өчен дә кирәкле булып чыга”, - диде ул.

РФ чит илләр эшләре министры билгеләвенчә, республика үзенең 100 еллыгына туплап килгән тәҗрибәне “бик тә, бик тә саллы, уңай дип бәяләргә кирәк”. “Республика дөнья күләмендә билгеле һәм таныла”, - дип Сергей Лавровның сүзләрен китерә ТАСС. – “Чын күңелдән Татарстандагы барлык дусларымны һәм сезнең Республика халкын юбилей белән котлыйм”.

Фото: mid.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
105
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру