COVID-19 тестларын эшләүче компания “Иннополис” махсус икътисади зонасының резиденты булачак

“Эвотэк-Мирай Геномикс” проектының гаризасы махсус икътисади зонаның Күзәтү советы тарафыннан расланган.

“Иннополис” МИЗның Күзәтү советының 2020 елда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислек иткән беренче утырышы 22 апрельдә видеоконференция режимында узды.

Татарстан Президенты бүгенге вазгыять нинди генә киртәләр куйса да, инвестицияләр җәлеп итү һәм яңа проектларны гамәлгә ашыру өстенлекле булып кала, дип билгеләде. “Безгә үсеш темпларын саклап кына каласы түгел, ә арттырырга да кирәк”, - дип, Рөстәм Миңнехановның сүзләрен китерә ТР Президентының матбугат хезмәте. 8 потенциаль компания-резидент һәм партнерларның вәгъдә ителгән инвестицияләренең гомуми күләме 7,7 млрд сум тәшкил итә. Башкалар белән беррәттән, Күзәтү советына “Эвотэк-Мирай Геномикс” проекты да тәкъдим ителгән, ул COVID-19 га диагностика ясау өчен тест-системалар ясый. Компания коронавирусның РНКсын билгеләү җыелмасын һәм экспресс-диагностика өчен портатив мини-лабораторияләр эшләп чыгаруны планлаштыра. Анализ үзенең аналогларыннан 4 тапкырга тизрәк башкарыла, 99 процент төгәл нәтиҗә бирә.

“Без мөмкин кадәр ярдәм итәчәкбез. Бу бүгенге көндәге иң кирәкле эш, ул кешеләрнең сәламәтлеге белән бәйләнгән”, - диде ТР Президенты.

Татарстан Республикасы Президентының матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча.

Фото: evotech-mg.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
129
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру