Даһилар яшәгән йорт

“Гасыр музее” өчен тавыш бирү ахырына якынлаша. 

Исегезгә төшерәбез: безнең конкурсның җиңүчеләре 25 июньдә билгеле булачак. Бүгенгә исә өч музей үз урыннарында нык тора: Мамадыш туган якны өйрәнү музее, Озын Аландагы Молоствовлар утары (Тәтеш районы) һәм Ярослав Гашекның Әдәби-мемориаль музее (Бөгелмә районы). 23 июньгә иртәнге сәгать 10:00 гә әлеге музейлар өчен 9882, 5150, 2158 кеше тавышларын биргән.

Хәзерге вакытта иң аз тавышны Галия Кайбицкая музее җыйган (111 тавыш, Кайбыч районы). Моннан тыш, безнең исемлектә күбрәк тавыш җыю мөмкинлеге булган кызыклы объектлар тагын бар әле. Алар арасында  - Шөгердәге чын мәгънәсендә җир астына алып төшеп китә, республиканың нефть чыгару тармагының чын тарихын күрсәтә торган нефть музее (272 тавыш, Лениногорск районы), Болгар музей-тыюлыгы территориясендә күңелләрне айкап ала торган Болгар цивилизациясе музее (270 тавыш, Спас районы), Чистайда Борис Пастернакның Мемориаль музее (экспозиция Нобель премиясенең булачак лауреаты бөек “Доктор Живаго” романының идеясе белән рухланган йортта ачылган) – 213 тавыш, Шәрип Шәймиевнең музей-йорты (298 тавыш, Актаныш районы, анда Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевнең балачагы үткән), Биләр музей-тыюлыгы (467 тавыш, Алексеевск районы, аның территориясендә шифалы сулы изге чишмә бар) һәм башка бик күп музейлар бар.  

Йомгак ясарга нибары ике көн калды, әмма бит берничә сәгать тә бөтен нәрсәне үзгәртеп куя ала! Без барлык заманча күргәзмәләр, тарихи экспонатлар яратучыларны, экскурсияләргә хирыс кешеләрне һәм үз ягының ватанпәрвәрләрен тавыш бирүдә катнашырга чакырабыз! Яраткан объектыгызга “Гасыр музее” исемен яулау мөмкинлеген бирегез, һәм ул республика картасында тагын да ныграк танылыр!

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
412
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру