«Дуслар, Татарстан өчен тавыш бирергә ике көн калды...»

Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны Россиядә экотуризмны үстерү һәм туристлык-рекреация кластерларын булдыру буенча Бөтенроссия бәйгесендә республика өчен тавыш бирергә чакырды.

«Дуслар, priroda.life сайтында Татарстан өчен тавыш бирергә ике көн калды. Әгәр җиңсәк, Зәңгәр күлләрне, Кама Тамагы районындагы Лобач тавы һәм Юрий мәгарәсе, Идел-Чулман табигый биосфера тыюлыгы, «Түбән Кама» Милли паркы һәм Балык Бистәсе районындагы Шомбыт заказнигы территорияләрен төзекләндерү өчен, республикага федераль үзәктән акча бүлеп биреләчәк. Тырышыйк әле», — дип язган Татарстан Президенты «Instagram» социаль челтәрендәге үз сәхифәсендә.

Исегезгә төшерәбез: priroda.life сайтынның «География» бүлегендә республиканың туристлык-рекреация кластерлары булдыруга биш гаризасы урнаштырылган. Конкурста җиңү биредә уңайлы ял, гаилә һәм дуслар белән сәяхәт өчен шартлар тудырырга, Татарстанның табигый байлыкларын саклап калырга мөмкинлек бирәчәк. Тавыш бирү өчен сайтка керергә, авторизация узарга (почта яки социаль челтәр аша), картада Татарстанны сайлап, проектларга "лайк" куярга кирәк.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
88
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру