Дәвер дәлилләре чарлакта сакланган

Сарман районында яшәүче Роберт Шәймәрдәнов экспонатлар коллекциясен туплап, ачык һавада музей ясаган.

Энтузиаст үзенең әлеге күргәзмәсен бөтен Татарстаннан җыйган. Кайсыларын дуслары һәм танышлары биргән, кайсыларын чүплектән табып алган. Ә кайберләрен Шәймәрдәнов  үзенең өендәге чормадан табып алган. Мәсәлән, сервантны. Ул аларның гаиләсендә сугыштан соң барлыкка килгән, аны күрше авылдагы бер оста ясап биргән булган – ул вакытта җиһаз табу катлаулы эш. Уеп бизәкләп ясалган әлеге җиһаз үзенең хуҗасыннан да өлкәнрәк.

Шәймәрдәнов музеенда һәр экспонатның үз тарихы бар. Менә бу Бөек Октябрь инкыйлабы чорыннан ук калган янгынчы шлемы  - аның хуҗасы гражданнар сугышын һәм Бөек Ватан сугышын күрдеме икән? Язмышы нинди булды икән? Менә хәлле гаилә 1930 елларда авылда сатып алган сабан. Сабанга ат та тиеш булган, әмма аны алу кичектерелә килгән, ә соңыннан исә сугыш башланган. Ирләр фронтка китеп беткәч, бу сабанны кем җигелеп тартты икән?

Дистәләрчә иске сәгать, быргы һәм барабаннар, патефоннар, радиоалгычлар, пленкалы фотоаппарат, диафильмнар, өч йөзләп значок – Сарман коллекционерының экспозициясендә нәрсә генә юк. Күргәзмәнең таҗы – 1969 елгы “Волга” ГАЗ-21 ретро машинасы. Ярты гасырлык автомобиль әле дә йөри һәм даими рәвештә бәйрәм чараларында һәм күргәзмәләрдә катнаша.

Роберт Шәймәрдәновның хыялы – авыл мәктәбендә шундый күргәзмә ачу. Коллекционер мондый экспозиция ТАССРның 100 еллыгына авылдашларына лаеклы бүләк булыр дип ышана.

tnv.ru материаллары буенча

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
99
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру