Экраннарга татар телендә беренче маҗаралы мюзикл чыкты

Бүген  -  «Әпипә» фильмының киң прокатка чыккан көне. Премьера Татарстан, Башкортостан, Симферопольдә һәм Чиләбе өлкәсендәге кинотеатрларда барачак.

Фильм рус телендәге субтитрлар белән татар телендә күрсәтелә. Картина 12 ноябрьдән башлап көн саен бер ай дәвамында барачак.  Ихтыяҗ булганда прокатны дәвам итәргә мөмкин булачак.

«Әпипә» фильмы – тулысынча  прокат киносы. Без баштан ук прокатта кызыклы булачак фильм төшерергә ниятләдек.  Әлеге картинаның форматы, жанры аудиториянең көткәненә җавап бирә, хәзер комедияләр, бигрәк тә музыкаль комедияләр бик аз. Тамашачыда зур кызыксыну уята торган тагын бер фактор бар – фильмда күренекле җырчылар катнаша. Эстрада һәм кино симбиозы – безнең кинематографта мондыйның әле булганы юк, бу Татарстан киносы өчен яңа жанр», - дип билгеләп үтте «Татаркино» ДБМУ директоры  Миләүшә Айтуганова.

Сюжет үзәгендә – республика буйлап гастрольләрдә йөрүче  хатын-кызлар музыкаль ансамбле. Баянист сыйфатында ансамбльгә военкомнардан качып йөрүче Илдар исемле егет кушыла. Ул бер күрүдән үк костюмершага гашыйк була. Әмма моңардан тыш та, гастроль туры кызыклы вакыйгаларга бай. Кульминация – героинялар утырган манзара тәгәрмәченең ватылуы. Бу вакытта аларның һәркайсы көтелмәгән яктан ачыла…

Фильмның төп күренешләре  Әлмәттә төшерелә.

Фильмда татар эстрадасының күренекле башкаручылары Фирдүс Тямаев, Элвин Грэй, Алсу Әбелханова, Алина Шарипҗанова, Дилә Нигъмәтуллина, Ләйсән Мәхмүтова, Ләйсән Закирова, Гөлшат Имамиева, Алсу Сөнгатуллина, Фәридә Әхмәтшина катнаша. Төп рольләрдә  - Тинчурин театры артистлары Артем Пискунов, Резедә Сәләхова, Рөстәм Гайзуллин, Зөлфия Вәлиева.

Режиссер Илшат Рәхимбай сүзләренә караганда, «Әпипә» - татар телендә эшләнгән көлкеле-маҗаралы яхшы прокат фильмы үрнәге.  «Мондый картиналар татар концертларына альтернатива була алырлар иде. Концерт билетлары өчен кешеләр зур акчалар түли, ә менә фестивальләрдә күрсәтелә торган фильмнарга йөрергә яратып бетерми. Максатыбыз – халыкны кинотеатрга тарту», - дип саный ул.

«Әпипә»нең рәсми премьерасы Казанда 31 август көнне «Татарстан киносы атналыгы» кысаларында үтте. Картина шулай ук Санкт-Петербургта һәм Новосибирскида күрсәтелде, анда да тамашачылар тарафыннан җылы кабул ителде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
1879
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру