Җәен Мәскәү урамнары буйлап 200 КАМАЗ яңа электробусы йөриячәк

Машинлар инде башкалага китерелде һәм 23 маршрутка хезмәт күрсәтә.

Беренче КАМАЗ электробуслары Мәскәү юлларына 2018 елның сентябрендә чыкты. 2020 елның гыйнварында  КАМАЗ һәм «Мосгортранс» 200 машина сатып алуны күздә тоткан өченче контрактка кул куйдылар. Техника Мәскәү автопаркларына тулысынча 2020 елның 31 августына тапшырылып бетерелергә тиеш. Моннан тыш,  машиналарны башкала автопаркларына тапшырган көннән алып, 15 ел дәвамында КАМАЗ аларга  техник хезмәт күрсәтергә тиеш. Бу турыда структурасына КАМАЗ да кергән Ростех Дәүләт корпорациясенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Бүгенге көндә Мәскәү урамнары буйлап 300дән артык электробус йөри, аларның күпчелеге КАМАЗның Башкортостандагы бүлендек  предприятиесе – НЕФАЗда җыелган. Электробуслар көн саен уннарча мең мәскәүлегә транспорт хезмәте күрсәтә.

 

 Фото: КАМАЗ матбугат хезмәте

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
189
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру