«Эреле-ваклы шарлар, эре озынча төш, токмач»

Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы республикада беренче 5кә кергән эре чәкчәк җитештерүчеләрне билгеләде.

Җтитештерү күләмнәре буенча беренче урында – 3 нче Казан икмәк пешерү заводы.  2019 елда монда әлеге тәм-томның 44 төрен җитештергәннәр. Чәкчәкнең классик, мәкле, күнжутлы, кокослы, күпертелгән дөгеле, әстерхан чикләвекле, күрәгәле, шоколадлы һәм башка төрләрен 1003 тонна күләмендә җитештергәннәр.

Икенче урында  -  Икмәк-кондитер комбинаты, “БКК” 27 төрле чәкчәкне 230 тонна күләмдә җитештереп саткан.

Өченче урында – Татарстан Кулланучылар кооперациясе оешмалары берлеге. Кулланучылар кооперациясе системасында ел саен 80-90 тонна чәкчәк ясала. Иң күп өлеше Азнакай, Актаныш, Әлмәт, Апас, Балтач, Буа, Балык Бистәсе, Саба, Чирмешән районнарына туры килә.

«Татарстанда чәкчәкне төрле формаларда ясыйлар: өеп, конус, цилиндр, квадрат, кечкенә түгәрәкләр формасында җитештерәләр. Һәр районда әлеге татлы ризыкны үзләренчә ясыйлар, мәсәлән, Актаныш һәм Чирмешән районнарында эре, вак түгәрәкләр, Әгерҗедә - эре озынча төш, Әтнә, Балтач, Балык Бистәсе, Саба районнарында токмач формасында пешерәләр», - дип билгеләп үтәләр министрлык сайтында.

Дүртенче урында – 1нче пекарня. Монда 5 төрле чәкчәкне 80 тоннага якын күләмдә пешергәннәр.

Бишенче урында  – «Яшел Үзән икмәк пешерү заводы», анда елына 50 тонна татлы сый ясаганнар, кибетләрдә әлеге завод пешергән 16 төрле чәкчәкне очратырга була.

«Чәкчәккә салына торган төп ризыклар үзгәрешсез кала, әмма формалары үзгәрә. Татлы сыйны ясар өчен, балга шикәр салып эретергә, аннан су өстәргә, әкрен генә болгатып сироп кайнатырга кирәк. Пешерелгән чәкчәк өстенә кайнар балны агызалар, чәкчәкне бал белән катнаштырып, теләгән формага кертеп, савытларга салалар. Теләк булганда, десертны чикләвек һәм кипкән җиләк-җимешләр белән бизәргә мөмкин. Май, он, йомырка, сөт һәм бал - тәмле чәкчәк пешерү өчен менә шулар гына кирәк», - дип белгеләп үтелә ведомство сайтында.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
530
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру