Фатих Әмирхан яшәгән йорт халык өчен ачылачак. Биредә «ГастроДом» рестораны урнашырга мөмкин

Казанда «Колодкина йорты» реставрациясе тәмамланып килә. 100 ел элек биредә атаклы татар язучысы һәм җәмәгать эшлеклесе Фатих Әмирхан яшәгән.

Бина Жуковский урамы, 12 нче йорт адресы буенча урнашкан. Мәдәни мирас объектын реставрацияләү эшләрен көзгә тулысынча тәмамларга ниятлиләр. Архитекторлар уе буенча, «янтарь йортта» ХХ гасыр башы атмосферасы торгызылачак. Реставраторлар фикеренчә, Фатих Әмирханның бүлмәсе беренче катта урнашкан булган. Бу турыда язучының истәлекләре дәлилли, ул анда бүлмәнең бик якты булуы, тәрәзәләренең берьюлы ике – Зур Кызыл һәм Жуковский урамнарына чыгуы турында сөйли.

Архитектор-реставратор Ирина Карпова сүзләренә караганда, монда мемориаль пространствоны кире кайтару планлаштырыла, ләкин бу музей түгел, бәлки, җәмәгать зонасы, әйтик, кафе булырга мөмкин. Сакланып калган фотоларга нигезләнеп, бүлмәнең элеккеге торышын кайтарырга була, чөнки аларда обойлар, сылап ясалган бизәкләр яхшы күренә. Бинаның икенче катындагы витражлы тәрәзәләр,  сылап ясалган  бизәкле (XX гасыр башында алар агачка охшатып ясалган)  түшәм һәм ишек уемнары яңадан торгызылачак. Сылап ясалган декорның бөтен элементлары да диярлек инде торгызылган. Объектның иясе һәм реставрациянең инвесторы, «Основа» Девелопер компаниясе» ҖЧҖ директоры Эдуард Колтунның сүзләренә караганда, киләчәктә беренче һәм икенче катларда һәркайсы 40-50 кв. метрлы, аерым кухнялы, уртак зонасы һәм керү урыны булган 3-4 ресторан һәм кафе ачу планлаштырыла. Вакытлыча исеме  - «ГастроДом». Хәзер төп реставрация эшләре төгәлләнгән. Төзүчеләр бизәү эшләренә, интерьерларны ясауга керешәләр. 

«Әлеге йортны реставрацияләүне ТАССРның 100 еллыгы билгеләп үтелгән елда төгәлләү символик мәгънәгә ия. Чөнки Фатих Әмирхан күренекле язучы һәм публицист кына түгел, ул - татар эшлеклеләре арасында, беренчеләрдән булып, ТАССР төзелүне хуплап каршы алган шәхес тә», – диде Казан мэры Илсур Метшин реставрация эшләрен инспекцияләү барышында. 

Белешмә өчен:

Колодкина йорты XIX гасыр ахырында төзелгән. 1913 елга кадәр йортның хуҗасы дворянка Людмила Колодокина була. 1916-1926 елларда биредә  «Мәгәриф», «Кызыл Шәрык», «Безнең юл» журналларының мөхәррире, тәрҗемәчесе һәм рецензенты Фатих Әмирхан яшәгән һәм эшләгән. Төбәк әһәмиятендәге мәдәни мирас объекты булып 2018 елда таныла. 

Казан мэриясе мәгълүмат хезмәте хәбәрләре буенча

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
126
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру