Фокус – авылга  

Татарстанда ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан фотоконкурс уздырыла.

Оештыручылар әлеге конкурс Россиядә фотографияләр тарихында авыл темасын мөстәкыйль рәвештә аерып билгеләгән беренче бәйге дип ассызыклый. “Милли мәдәният нәкъ менә авылда барлыкка килгән, традицияләр һәм гореф-гадәтләр шунда формалашкан. Шул ук вакытта хәзерге заман авылының йөзе, авыл кешеләренең көнкүреше шактый зур үзгәрешләр кичерде”, - диелгән конкурсның матбугат өчен язылган кәгазендә.

Иң яхшы эшләр күргәзмәләр сериясенә куелачак, аларны, шулай ук, альбом итеп чыгару да күздә тотыла. Эшләр өч номинациядә кабул ителә:  

1. Татарстан авылы. Көндәлек тормыш һәм бәйрәмнәр.

2. Традицияләр. Гореф-гадәтләр. Йолалар. Халык һөнәрләре.

3. Татарстан табигате.

Гаризаны 2020 елның 31 июленә кадәр җибәрергә мөмкин. “Туган авылым – Родная деревня” фотоконкурсы ТР Мәдәният министрлыгы, “Татмедиа” Матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы, ТР Президенты каршындагы Мәдәнияткә ярдәм итү һәм үстерү фонды, “ТР Муниципаль берәмлекләр советы” Ассоциациясе каршындагы ТР Якташлык җәмгыятьләренең Координацион Советы ярдәме белән “Туган авылым” Милли комплексы тарафыннан үткәрелә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
87
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру