Фәрит Мөхәммәтшин милли-мәдәни мохтариятләрнең җитәкчеләренә ТАССРның 100 еллыгының истәлекле билгеләрен тапшырды

Тантана 4 июньдә Казанда Халыклар дуслыгы йортында үтте. Тантаналы чарада Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан халыклары ассамблеясе Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, республика узган гасырда үзенең үсешендә зур адымнар ясады, дип белдерде.

"Татарстан бүген – Россия Федерациясендә халык хуҗалыгының төрле тармакларында бик күп күрсәткечләр буенча лидер төбәк исәбендә. Без ирешкәннәрнең барысы да безнең күпмилләтле хезмәт сөючән халкыбыз тарафыннан булдырылган”, - дип ассызыклады ул. Республикадагы тынычлык һәм татулыкны саклауда милли-мәдәни мохтариятләрнең эшчәнлеге зур әһәмияткә ия. “Әлеге процессларда сезнең катнашуыгыз безнең өчен мөһим дә, кадерле дә, - диде Фәрит Мөхәммәтшин. - Тынычлык һәм татулык – безнең республика казанышларының нигезе ул”.

“ТАССР төзелүнед 100 еллыгы” истәлекле билгесенә үзбәкләрнең МММ җитәкчесе Абдуманоб Абдусатаров, русларның МММ җитәкчесе Ирина Александровская, ТРның “Әфганстан бердәмлеге” оешмасы җитәкчесе Асефи Мөхәммәт Шәриф, “ТР азәрбайҗаннарының МММ” иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Бәширов Бәшир Тайяр оглы, ТР керәшеннәренең иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Людмила Белоусова, “ТР удмуртларының МММ” иҗтимагый оешмасының җитәкчесе Андрей Герасимов, “ТР немецларының МММ” иҗтимагый оешмасының җитәкчесе Виктор Диц, “ТР казахларының МММ” җитәкчесе Сәгыйть Җаксыбаев, ТР чувашларының МММ җитәкчесе Владимир Иванов, “Татарстанның берләштерелгән төбәк украиннарының МММ” иҗтимагый оешмасының җитәкчесе Владимир Любченко, Белорусларның җирле иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Сергей Маруденко, ТР кыргызларының МММ җитәкчесе Бейшенбек Муканбетов, Казан шәһәре мариларның МММ җитәкчесе Людмила Мусихина, ТР мордваларының МММ Наталья Сабитова, ТР ассириялеләренең МММ җитәкчесе Арсен Савва, ТР әрмәннәренең МММ  җитәкчесе Михаил Хачатурян, Казан шәһәре грузиннарының МММ җитәкчесе Маринэ Хухунашвили, “ТР яһүдләренең МММ” иҗтимагый оешмасы җитәкчесе урынбасары Александр Вельдер, Татарстан халыкларының Яшьләр ассамблеясе җитәкчесе Тимур Кадыйров, “Татарстан – безнең йортыбыз” журналының баш мөхәррире Наталья Вяткина, Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов, Татарстан халыклары ассамблеясенең Башкарма комитеты җитәкчесе Николай Владимиров ия булды.

 Истәлекле билге 2019 елның 16 августында ТАССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек һәм үткәреп җибәрү буенча оештыру комитеты тарафыннан булдырылган, һәм ул дәүләт бүләге булып саналмый. Ул Татарстан Республикасының дәүләт, социаль-икътисади, фәнни һәм мәдәни үсешенә саллы өлеш керткән гражданнарга тапшырыла.

Белешмә өчен: Татарстан халыклары ассамблеясе 240тан артыграк милли-мәдәни иҗтимагый оешманы берләштерә, районнарда Ассамблеянең 19 вәкиллеге, 12 Халыклар дуслыгы йорты һәм үзәге эшли.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советының матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
106
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру