Гашек ни өчен Бөгелмәдән курыккан, Мамадыш сәүдәгәрләре акчаларын нәрсәләргә тоткан, Долгая Поляна ни өчен үзенә тартып тора?

Без тагын бер мәртәбә «Гасыр музеен сайла!» дип аталган тавыш бирү конкурсына якынча нәтиҗәләр ясыйбыз. Берничә көн эчендә генә дә тавыш бирүчеләр саны йөз мәртәбәләргә артты, ә беренче өчлекнең составы тамырдан үзгәрде.

Беренче урында тавышлар саны (4513) буенча зур аерма белән* Мамадыш туган якны өйрәнү музее тора. «Ышанасызмы-юкмы, мин, Венециядә, Римда, Неапольдә яшәгәнче, Мамадышта яшәр идем...», - дип хәбәр итә Лев Толстой үзенең дустына. Провинциаль шәһәр бөек язучыны кай ягы белән үзенә җәлеп иткәнен музейга баргач белерсез. Менә бер генә кызыклы факт: XIX елда Мамадыш пристаненнан ел саен 450 потка якын (якынча 7 тонна) ашлык озатыла. Шәһәр сәүдәгәрләре актив рәвештә иганәчелек белән шөгыльләнә. Мәсәлән, абруйлы Россия һәм чит ил университетларында яшьләрне укыту өчен түләү турында карар кабул ителә.

Икенче урында (3763 тавыш) – гаҗәеп һәм тылсымлы Долгая Поляна (Тәтеш районы), алпавыт Молоствовларның музей-утары. Биредә бөтен нәрсә гаҗәеп: 1904 елда ук төзелеп, могҗиза белән генә исән калган алпавыт йорты, бу йортның соңгы хуҗаларының гомерләреннән дә озынракка сузылган искиткеч мәхәббәт тарихы, кайчандыр карап-тәртипләп тотылган, хәзер инде кыргыйлана барган урман-парк, киң Иделгә алып төшә торган сукмак. Һәм, ниһаять, ике аномаль алан, анда космос белән элемтә ачыла дип, сөйлиләр.

Беренче өчлекне Бөгелмәдәге Ярослав Гашекның Әдәби-мемориаль музее (1639 тавыш) тәмамлый. Музейга килүчеләргә үзләрен Гашек урынына куеп карау мөмкинлеге бар, сез, Бөгелмә ягына күз салу белән бергә, илебез тарихының иң кискен борылыш мизгелләрен чагылдырган зур бер катламны да күрә аласыз.

Татарстанлыларның туган төбәкләре өчен тавыш бирүләрен күрү куаныч. Шул ук вакытта безнең исемлектә 100дән азрак тавыш җыйган объектлар да бар.

Әйтик, исемлекнең иң ахырында эчтәлеге буенча уникаль музей тора. Соңгы өчлекне «Гиндукуш» дип аталган музей ача – республикада бердәнбер әфган сугышы тарихы музее. Ул Татарстанның Тукай районы Иске Абдул авылында урнашкан. Әфганчылар көче белән оештырылган һәм күргәзмә эшчәнлеге белән генә түгел, яшьләрне патриотик тәрбияләү белән дә шөгыльләнә. «Бүген күбрәк, рухи кыйммәтләргә караганда, матди якка өстенлек бирелә, бу тигезсезлекне юкка чыгарырга кирәк», – РТ Ветераннар (пенсионерлар) иҗтимагый оешмасының Республика советы рәисе Хәбир Иштерәков «Гиндукуш»ның максатларын әнә шулай билгеләде.

Астан икенче урында (67 тавыш) – Татарстанның Кайбыч районы Олы Кайбыч авылында урнашкан Галия Кайбицкая музей йорты. Галия Кайбицкая - ТАССРның беренче халык артисткасы гына түгел, ул ХХ гасыр башы татар иҗади интеллигенциясе вәкилләренең берсе, аларның хезмәте нәтиҗәсендә республикада милли колоритлы югары дәрәҗәдәге опера сәнгате барлыкка килә. Музей җырчының әтисе – күренекле дин эшлеклесе Мотыйгулла Төхвәтуллинның туган авылында ачылган.

Исемлекне Балык Бистәсендә урнашкан Туган якны өйрәнү музее тәмамлый (66 тавыш). Иң кызыклы экспонатлары арасында XII-XVI гасырларга караган Чаллы шәһәрлеген казыганда табылган табылдыклар, шулай ук кайчандыр Балык Бистәсе дан тоткан һөнәрләр – балыкчылык, зәркәнчелек, чигүчелек предметлары бар.

Тавыш бирүләр дәвам итә! Яраткан экспозицияләрегез өчен тавыш бирегез! Җиңүчеләр (өч музей һәм әлеге музейлар урнашкан өч район) ТАССРның 100 еллыгы сайты версиясе буенча «Татарстанның гасыр музее» исеменә лаек булачак һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнәчәк.

*2020 елның 3 июне 15:00 сәгатькә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
141
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру