Гасыр челтәре аша

ТР Дәүләт сынлы сәнгать музее XXI гасыр Татарстаны сынлы сәнгатен үз эченә алган күргәзмә оештыра. ТАССРның 100 еллыгына багышланган күләмле проект Казан вәкилләренең берничә шәхси күргәзмәсен берләштерә.

Экспозицияләр республиканың оешу һәм үсеш этаплары, шулай ук Татарстан халкы тарихы турында сөйли.

Рөстәм Хуҗинның «Идел белән Урал арасында» дип аталган күргәзмәсе X–XIII гасыр Идел буе Болгарстанына багышланган. Гомумиләштерүләрне монументальләштерү, образларны типлаштыру, картина идеясен аңларга булышучы персонажларның героик һәм шәхси психологик сыйфатларын ачу – болар барысы да Хуҗинның шул заман кешеләре тормышы күренешләре сурәтләнгән картиналарына хас билгеләр. 

 Равил Заһидуллинның картиналары да тарихи жанрны үстерә. Татар халкының тормышы, аның үткәне һәм бүгенгесе, милли тарих һәи рух чыганакларына мөрәҗәгать итү – аның иҗаты шушы темаларга таяна.  «Чыганакларыма юл» күргәзмәсендә Бөек Болгар халкы тормышын чагылдыручы рәсемнәр, «Чирмешләр сугышы» сериясеннән картиналар, шулай ук рәссамның тарихи темаларны яктырткан, төрле чорларда иҗат иткән эшләре күрсәтелә.

 Шунда ук А. Х. Халиков исемендәге Археология институты тупланмасы артефактлары Идел буе Болгарстаны атмосферасына чумарга ярдәм итә. 

Рәссам Илнур Сираҗиев, киресенчә, бүгенгегә мөрәҗәгать итә. Туган-тумачалар, авылдашлар, рәссам коллегалар – барысы да  «Минем Ватаным» күргәзмәсенә берләштерелгән картиналар геройлары.

«Гравюра бүгенге көндә» экспозициясендәге эшләр Казан авторы Вера Карасёваныкылар. Күргәзмәдә «Татарстанның тарихи шәһәрләре», «Минем Свияжск» серияләренә кергән офортлар, шулай ук «Казанның  натурадан ясалган перспективалы күренешләре...» гравюралар альбомы да тәкъдим ителә.

Күргәзмә 2020 елның 6 сентябренә кадәр дәвам итәчәк.

ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча

Фото: mincult.tatarstan.ru, фотограф Валерий Павлов

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
86
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру