Гасыр музее. Башкала версиясе: урта гасырлар архитектурасы, Лобачевский мөһере

100tatarstan.ru сайтында Казанның иң яхшы музее өчен тавыш бирү төгәлләнүгә таба бара. Татарстан Республикасы һәм Казан шәһәре көнендә – 30 августта без йомгак ясаячакбыз.

Әлегә беренче өчлекне “Казан Кремле” тарихи-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы белән Казан Университеты тарихы музее (һәр ике объект 21 шәр тавыш җыйды) ачып җибәрә.

Музейның сайтында хәбәр ителгәнчә, “Казан Кремле” – дөньядагы бердәнбер татар дәүләт мәдәнияте һәм дәүләт хакимиятенең гамәлдәге үзәге. Моннан тыш, ул Россиядә сакланып калган бердәнбер татар крепосте, анда планировка нигезләре, шәһәр төзелеше композициясе һәм архитектур комплексларның функциональ оештырылуы сакланган. Кремль – төрле шәһәр төзелеше һәм архитектура мәдәниятләренең үзара керешүе үрнәге: Идел буе Болгар дәүләт, Алтын Урда, урта гасырлар Казан татарлары, итальян, рус һәм заманча. Ул Россиянең Псков-Новгород стилендәге һәйкәлләренең иң көньякта урнашкан ноктасы, шул ук вакытта Ислам мәдәниятенең дөньядагы иң төньяк ноктасы да.

Казан Университеты музее Россия фәненең берничә гасырлар дәвамында язмышын билгеләгән бөек галимнәренең тормышыннан фактлар, ларның шәхси әйберләрен һәм тарихларын саклый. Музей коллекциясендә Николай Лобачевскийның шәхси мөһере һәм Дюбуа магниты кебек раритетлар бар.

Бер юлга өстәрәк – Николай Лобачевский музее (Казан федераль университеты). Музей “ректор йорты”ның 2 нче катын биләп тора (Кремль урамы, 18 йорт, 2 нче корпус). Бу бинада 1827 елдан 1845 елга кадәр гаиләсе белән университет ректоры, бөек рус математигы Николай Лобачевский яшәгән. Бу объект өчен 22 кеше тавыш биргән.

Беренче урында зур аерма белән Габдулла Тукайның Әдәби музее бара. Ул Казанның Иске татар бистәсендәге иң матур биналарның берсендә – XIX гасыр ахырының ике катлы сарае “Шамил йорты”нда (архитекторлар Г. Б. Руша һәм Ф. И. Амлонг проекты) урнашкан. Тукай Иске татар бистәсе урамнарыннан, Кабан күле буенда йөрергә яраткан, татарлар арасында популяр булган “Шәрык” клубында лекцияләр укыган. Музей өчен 736 кеше тавыш биргән.

Тавыш бирү тәмамланырга 5 көн калды. Тавыш бирү нәтиҗәсе безнең өчен генә түгел, музейга килүчеләр яхшы тәэссоратлар алып китсен өчен барысын да эшләргә әзер торган музей хезмәткәрләренә дә кызыклы булыр, дип ышанабыз.

Фото: realnoevremya.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
87
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру