Гасырлар фонындагы картиналар

«Хәзинә» Милли сәнгать галереясында рәссам Әнвәр Сәйфетдинов күргәзмәсе ачылды.

Аның «Ватан турында картиналар коллекциясе»нең төп геройлары  - Татарстанның күренекле шәхесләре:  ТРның беренче Президенты  Минтимер Шәймиев, Советлар Союзы Герое Михаил Девятаев, дөньякүләм танылган балет биючесе Рудольф Нуриев, виртуоз гармунчы  Фәйзулла Туишев, Казанда узган Универсиадада өч мәртәбә чемпион исемен яулаган Елена Романченко һәм башкалар.

Күргәзмәгә куелган 60 картинаның 30ы ХХ - ХХI гасыр Татарстан тарихын чагылдыра. Экспозициядә рәссамның гаиләсенә һәм ул яратып йөргән урыннарга багышланган картиналар да урын алган.

Проект ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан оештырылган.

Күргәзмә  2021 елның 2 февраленә кадәр дәвам итә.

Белешмә өчен:

Әнвәр Сәйфетдинов  — рәссам, Татарстан Рәссамнар берлеге  әгъзасы. Рәссамның беренче иҗат эшләре гаиләсенә, шулай ук борынгы Болгар дәүләте тархына багышланган. 1990 нчы елларда Әнвәр Сәйфетдинов «Дастан» арт-төркемен оештыра, максаты – милли мирасны торгызу һәм Көнбатыш һәм Көнчыгыш сәнгатен синтезлау. С начала 2000 нче еллар башыннан рәссам авылда яши һәм иҗат итә.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
2180
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру