Әгерҗедә тепловозга легендар тимерьюлчы исемен бирделәр

Әгерҗедә ТАССРның 100 еллыгы флагын каршы алдылар.

1 август, Шәһәр көнендә, Әгерҗе ТАССРның 100 еллыгы флагы эстафетасын кабул итте. Истәлекле даталар хөрмәтенә Әгерҗе локомотив депосының 272 нче 2ТЭ25КМ тепловозына танылган тимерьюлчы, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены кавалеры Александр Журавлев исеме бирелде.

Александр Журавлёв гомере буе тимер юлда эшли. Хезмәт юлын слесарьдан башлап, ул Әгерҗе локомотив депосы башлыгына кадәр үсә. Ул хезмәт иткән елларда тимерьюлчыларның эш һәм көнкүреш шартларын яхшырту өчен күп көч куя. «Фидакарь хезмәт өчен» медале, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнә. Тантанада Александр Журавлёвның хатыны, балалары һәм оныклары катнашты. Аларга һәм башка тимерьюлчыларга «Казан-Екатеринбург хәрәкәте ачылышына 100 ел», «ТАССРның 100 еллыгы» истәлек билгеләре тапшырылды.

Тантана Казан –Екатеринбург тимер юлына нигез салган барон Николай фон Мекка һәйкәленә чәчәкләр салу белән тәмамланды.

Белешмә өчен:

Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган тантаналы чаралар 2019 елның декабрендә башланып китте. Флаг эстафетасына 30 гыйнварда Бурятиядә старт бирелде.

«Әгерҗе хәбәрләре» материаллары буенча

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
75
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру