“Гобәйдия” музее: авангард композитор тарихы һәм Ленинның бер яралыны дәвалавы турында хикәят

Без янә гасыр музее өчен тавыш бирү буенча кайбер нәтиҗәләр ясарга булдык.

Соңгы ике атнада бәйгедә исемлекнең лидерлары да билгеле булды: Мамадышның туган якны өйрәнү музее (Мамадыш районы, 9597 тавыш) һәм Молоствовларның Долгая Поляна утары (Тәтеш районы, 5095 тавыш)*.

Өченче урында әлеге вакытта Ярослав Гашекның Әдәби-мемориаль музее тора (2067 тавыш), аннан Алабуганың Шишкин музее бик азга гына калыша, үз чиратында, аның артыннан ук Мөслимнең туган якны өйрәнү музее бара.

Кадерле дуслар, сезнең яраткан музеегыз өчен тавыш бирү мөмкинлегегез бар, димәк ки, районыгызга яки шәһәрегезгә танылу китерә аласыз, чөнки тавыш бирүнең соңгы нәтиҗәләре 25 июньдә – Татар Автоном Совет Социалистик Республикасының истәлекле “беренче көнендә” билгеле булачак. Беренче өч урынга лаек булган музейларга, шулай ук районнарга да дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылачак.

Иван Шишкинның музей-йорты  - тиңдәшләре арасында бердәнбер. Ул безне күренекле рәссамның бала һәм үсмер чагына алып кайта, XIX гасырда яшәгән гаиләнең рәхәт атмосферасына төрә. Биредә Иван Шишкинның офортлары һәм картиналары урын алган, шул исәптән аның 1850 елларда ук иҗат иткән «Урак өсте” дигән  эше дә бар.

Гадәттәгечә, безнең иң аз тавыш җыйган музейларга игътибар бирәсебез килә. Без инде Кайбыч һәм Балык Бистәсе районнарындагы музейлар турында сөйләгән идек. Алардан өстәрәк кенә исемлектә Бәйрәкә авылындагы (Ютазы районы) “Гобәйдия” музей-комплексы тора. Ул кайчандыр дөньякүләм танылган композитор София Гобәйдуллинаның ата-бабалары -  Гобәйдуллинар нәселенеке булган борынгы бинада ачылган. Музейда әлеге күренекле гаилә турында сөйли торган предметлар саклана. Моннан тыш, биредә 1917 – 1922 еллардагы Гражданнар сугышында катнашучыларның шәхси әйберләрен күрергә була (фронт сызыгы шушы авыл аша узган). Һәм шушы чор турында кызыклы хикәятләр тыңларга мөмкин. Мәсәлән, бәйрәкәле Самат Гәрәевне яраларыннан Ленинның шифалы кулы дәвалавы турында.

Районыгыз тарихы, музейлары өчен тавыш бирегез! Аларны киләчәк буын өчен саклыйлар. Комментарийларда сез яраткан музейда күреп булган кызыклы һәм уникаль әйберләр турында языгыз!

* 2020 елның 15 июненә, 13:00 сәгатькә

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
107
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру